Accessibility links

Нәниләрне күңел ачу тамашалары көтә


1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Казанда нәниләр өчен төрле мәдәни һәм күңел ачу чаралары оештырыла.

Шуларның иң зурысы хөкүмәтенең “Беренче канал” белән берлектә оештырган хәйрия чарасы. Казанга бу көнне “Беренче канал” хезмәткәрләре, эстрада, спорт йолдызлары килүе көтелә.

"Без булдырабыз!" исеме белән узачак бәйрәмгә республиканың балалар йортларында, тернәкләндерү үзәкләре, хастаханәләрнең ташлап калдырылган балалар дәвалана торган бүлекләрендә тәрбияләнүче балаларны, күп балалы, икешәр-өчәр инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең барысын да чакырачаклар.

Балалар өчен «Ривьера», «Татнефть-арена», Боз сарае, «Баскет-холл»да төрле бәйгеләр, күңел ачу чаралары, остаханәләр, бәйрәм концерты үткәреләчәк.

Оештыручылар сүзләренә караганда, ул моңарчы күрелмәгән бәйрәм тантанасы булачак һәм бары тик химаячеләр хисабына гына үткәреләчәк.

Бәйрәмне Мәскәүнең “Беренче каналы”ннан күрсәтү дә планлаштырыла.

Атаклы Образцов театры филармония бинасында чыгыш ясый

Ә 1-3 июнь көннәрендә исә Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында Образцов исемендәге дәүләт академия курчак театрының гастрольләре узачак. Театр Казан тамашачысына 3 спектакль тәкъдим итәр дип көтелә. Аерым алганда, «Таинственный Гиппопотам», «Волшебная лампа Алладина» һәм «Необыкновенный концерт» спектакльләре күрсәтеләчәк.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, «Biletti» ширкәте хәйрия акциясе оештырды. Алар ярдәме белән Образцов театры спектакльләрен ятим һәм гарип балалар да тамаша кыла алачак. Чөнки «Biletti» оешмасы Татарстанның һәм Казанның төрле оешмалаларына әлеге балалар өчен билетлар сатып алу тәкъдиме белән чыккан.

Әлеге акциянең төп максаты – физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйларга Русиянең иң танылган курчак театры спектакльләренә бару мөмкинлеге тудыру. Бу хәйрия чарасында катнашкан оешма һәм аерым шәхесләр ярдәме белән Татарстанның төрле балалар йортында тәрбияләнүче 500 бала Образцов театры тамашаларын карый алачак.

Ленин музее «Курчаклар дөньясында» сәяхәт итәргә чакыра

Ленин музей йортында исә бу көнне «Курчаклар дөньясында» дигән күргәзмәне тәкъдим итү булачак. Әлеге үзенчәлекле күргәзмәнең авторы - Лиана Алимбәк-Таһирова.

Күргәзмәгә утыздан артык экспонат куела. Алар арасында, театраль, сувенир курчаклар белән бергә чәйнек, самоварга кидертеп куела торганнары да урын алачак.

«Гаврош» балалары Милли музейда хәзинә эзлиячәк

Шул ук көнне Татарстан Милли музее үзенә кунакка «Гаврош» социаль йорты балаларын чакыра. Музейда балалар өчен «Үч төбендә кояш» дигән хәйрия бәйрәме оештырылачак. Монда балалар тарихи байлыклар, Татарстан җирлегендә яшәгән халыкларның көнкүреше белән таныша һәм гомумән кызыклы мәгълүматлар туплый алачак.

Музейда нәниләр өчен махсус уеннар да каралган. Әйтик, «Хәзинә эзләгәндә» дигән уенда катнашып, балалар бина эченә яшерелгән бай сәүдәгәрнең «милкен» табарга тырышачак.
XS
SM
MD
LG