Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милициягә дә “авызлык” бар


Башкортстандагы җәзалауларга каршы төбәкара комитет вәкилләре чираттагы җиңүгә иреште.

Бөре шәһәрендә яшәүче Иван Смирнов атлы агайны яклап, Башкортстан Югары мәхкәмәсендә җиңеп чыкты алар. Ә тарих болайрак. Иван Смирновны һәм аның белән тагын ике кешене милиция һәм прокуратура хезмәткәрләре, тикшерү бүлегендә каты кыйный һәм, сүз алу өчен, төрлечә җәзалауларга дучар итә.

Үзенең нахакка рәнҗетелүе белән килешмәгән Смирнов хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре гамәлләрен мәхкәмәгә бирә. 2006 елда ук башланган гаделлек юллау әле генә тәмамланды дияргә була. Өч ел буе милиция һәм прокуратура хезмәткәрләре үз ягын каера һәм төрлечә гадел хөкемнән качу җаен карый.

Нәтиҗәдә Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе милиционерлар файдасына карар чыгара. Зыян күрүче дә бирешми, Смирнов әфәнде, җәзалауларга каршы төбәкара комитет вәкилләре белән берлектә бу эшне Башкортстан Югары мәхкәмәсенә бирә һәм җиңеп чыга. Хәзер инде хокук саклау хезмәткәрләренә дә чара күрелер дигән өметтә яши Иван Смирнов һәм: “Үҗәт булсаң, башбаштак милиция хезмәткәрләрен дә авызлыклап була ул”, ди.

Башкортстанда соңгы елларда милиция хезмәткәрләренең явызлыклары турында күп сөйләнелә. Шуларның иң зур шау-шу куптарганы 2004 елда Благовещен шәһәрендәге вакыйгалар булды. Ул чакта хокук сакларга алынучылар үзләре үк хокук бозып, бер төндә, йөзләрчә кешене тукмады. Озакка сузылган мәхкәмәләрдән соң, нибары берничә милиция хезмәткәре төрмә җәзасына һәм шартлы рәвештә хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG