Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:07

Илишев әфәнде Югославия белән кисәтте


Бу арада Башкортстан халыклары ассамблеясенең II-нче корылтаена әзерлек кысаларында күп кенә чаралар оештырыла.

Җомга көнне Уфада шуларның чираттагысы узды. Башкортстан дәүләт педагогия университетында “Башкортстан халыклары мәдәниятләре бәйләнешләре” дип аталган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда тарихчы галимнәр, тел белгечләре, милли үзәкләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

Җыенны Башкортстан премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев ачты. Пленар утырыштан соң төрки халыклар аерым, славян төркеменә керүчеләр аерым, шулай ук фин-угыр гаиләсенә керүче милләтләр белән республикадагы башка этник төркемнәр үзләре секцияләргә бүленеп эшләде.

Җыен барышында тәнәфес вакытында Илдус Илишев журналистлар белән аралашуда Русия кебек күпмилләтле дәүләттә милли мәдәниятләргә игътибар бирү кирәклеген билгеләде. Аның сүзләренчә, күп җирдә милләтара ызгышлар нәкъ менә теге яки бу милләтнең милли мәнфәгатьләрен санга сукмаудан килеп чыга. Шушы тәңгәлдә элекке Югославияне мисал итеп китерде ул.

“Югославиядәге сугышлар анда яшәүче кечерәк милләтләр вәкилләренә үз ана телендә уку мөмкинлеге бирмәү аркасында, килеп чыкты да инде”, дип әйтте Илдус Илишев. Бу сүзләрне әйткәндә ул Русиядә мәгарифтә милли-төбәк компонентын бетерү омытышларына ишарәләде, билгеле.

Ләкин аның сүзләре белән Башкортстандагы танылган татар галиме, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков килешми.

“Илдус Илишевның Югославия мисалын китерүе дөреслеккә туры килми, - ди Илдар Габдрафыйков. - Анда һәр милләткә үз ана телендә уку мөмкинлеге бирелгән иде. Ә сугышка башка җитдирәк каршылыклар сәбәпче булды. Һәм мине башкорт түрәләренең мантыйгы гаҗәпләндерә. Чөнки алар һәр милләт үз ана телендә уку мөмкинлеге алырга тиеш, дигәндә фәкать башкорт милләтен генә күз уңында тотып, бары тик аны яклап кына фикер йөртә.

Ә шул ук вакытта Башкортстанда яшәүче миллионнан артык татарның хокуклары тупас бозылуы турында ләм-мим. Йөзләрчә татар мәктәбен башкортлаштыруны алар табигый дип күрә. Шуңа күрә дә, ничек кенә парадокс тоелмасын, республикада яшәүче татарлар өчен мәгарифтә милли-төбәк компоненты саклануы зыянга гына. Чөнки аның саклануы һаман да башкорт теленең татарны басып китүенә генә китерәчәк. Менә шуның өчен Башкортстан татар милли оешмалары милли компонент бетерелсен дип тели. Башкортстан шартларында дөрес гамәл була бу”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG