Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ассамблея – хакимиятләр “курчагы?


11 июньдә Уфада Башкортстан халыклары ассамблеясенең II-нче корылтае үтәчәк.

Хәзер республикада аңа соңгы әзерлекләр бара. Башкортстан халыклары ассамблеясенең II җыены 2007 елда ук үтәргә тиеш иде. Әмма, ул елда Башкортстанның Русиягә кушылуының 450 еллык юбилей чаралары белән вакыт җитмәдеме, әллә башка сәбәп беләнме, ул җыен булмый калды. Аннан соң шушы берлектәге корылтай узган елның җәй айларына күчерелгән иде. Әмма ул чакта да үтмәде ул. Хәзер инде менә бу мөһим чара бу елның июнендә мотлак үтәр дигән өмет бар.

Башкортстан халыклары ассамблеясенә җәмгысе 13 милли оешма керә. Башкорт оешмаларыннан тыш анда чуашлар, удмуртлар, украиннар һәм башка милләтләр оешмалары да керә. Анда әлләни эш күрсәтә алмаган бер-ике татар оешмасы да исәптә тора. Ассамблеянең эшчәнлеге моңарчы әлләни зур булмады. Бәлки икенче корылтайда аның эшен җанландыру буенча тәгаен һәм эшлекле бурычлар кабул ителер.

Башкортстан Татар конгрессы, Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге кебек тәэсирле эшләүче оешмалар кермәде бу ассамблеягә. Беренчедән, бу оешмалар татар халкы хокукларын яклап, республика рәсми хакимиятләре тамагына гел кылчык булып кадалып тора, икенчедән, шушы оешмалар ассамблеягә керергә үзләре дә атлыгып тормауларын әйтә. Республикадагы танылган икътисад белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Гатауллин да әлеге ассмблеяне хакимиятләр кулындагы уенчык, бер “курчак” кына дип бәяли.
“Башкортстан түрәләре үз мәнфәгатьләрендә куллана торган бихисап җәмәгатьчелек оешмаларның берсе ул бу ассамблея”, ди Ринат Гатауллин.

Шулай итеп, 11 июнь көнне Уфадагы Конгресс-холл бинасында Башкортстан халыклары ассамблеясенең II-нче корылтае үтәчәк. Шул көнне, бу җыен башланыр алдыннан, бина каршында кайбер татар милли оешмалары вәкилләре каршылык пикеты оештырырга ниятли. Алар бу чара белән республика татарлары хокуклары бозылуга игътибар юнәлтергә теләүләрен әйтә.
XS
SM
MD
LG