Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йөкле хатынны машина белән бәреп үтергән милиционер тотылган


Мәскәүдә йөкле бер хатынны машина белән бәрдертеп үтергән милиция хезмәткәре тоткарланган.

Прокуратураның тикшерү комитеты шимбә көнне милиционер Роман Жировка гаепләү белдереләчәк диде.

Тикшерү барышында, Жировның 13 майда машинада каршы юлга чыгуы, җәяүле кешене бәрдертүе һәм каза урыныннан качып китүе ачыкланган.

Ул бәрдерткән 2 айдан бала табарга тиешле 34 яшьлек хатын хастаханәдә үлгән.
XS
SM
MD
LG