Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:32

Мысырда тоткарланган студентлар арасында татарлар да бар


Каһирәдәге Русия илчелеге вәкиле әйтүенчә, Мысырда үткән күпләп кулга алулар барышында Русиянең кимендә 35 ватандашы тоткарланган.

Русия киңкүләм мәгълумат чаралары исә Мысырда барлыгы 200-ләп БДБ ватандашы тоткарлануын, алар арасында 4 Татарстан кешесенең дә булуын хәбәр итә.

Тоткарланганнарның күпчелеге дини уку йортларында белем алучы студентлар диелә.

Мысырда Татарстаннан һәм Башкорстаннан дистәләрчә студент укый.

Тоткарлаулар сәбәбе җәмәгатьчелеккә әйтелми.

XS
SM
MD
LG