Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан министры татар телен яклый


Башкортстан премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдүс Илишев татар теленә бар Русия буйлап икенче дәүләт теле статусы бирүне яклый.

Моны ул Уфада үткән “Башкортстан халыклары мәдәниятләре бәйләнешләре” исемле фәнни-гамәли конференциядәге чыгышында белдерде.

Илишев, Русиядә "Татарлар иң таралып яшәгән, саны ягыннан икенче халык" дип татар теленә Русиядә икенче дәүләт теле статусы бирүнең бернинди дә начарлыгын күрмәвен әйтте.

Татар яшьләре Форумы һәм "Үзебез" хәрәкәте апрель аенда шундый тәкъдим белән чыккан иде. Татар теленә Русиядә икенче дәүләт теле статусы бирүне яклап имзалар җыю да оештырылды.

Башкорстанның үзендә татарлар 3 күпчелек халыкның берсе булса да, дәүләт теле статусына анда рус һәм башкорт телләре генә ия.
XS
SM
MD
LG