Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:56

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары “Төбәк телләре һәм азчылык телләрнең Европа хартиясен” раслауны сораган мөрәҗәгать кабул итте. Аның расланачагы күпләрдә шик уята.

Русия президенты Дмитрий Медведевка, Русия хөкүмәте рәисе Владимир Путинга, Федераль җыен шурасы рәисе Сергей Мироновка һәм Русия Дәүләт думасы депутаты Борис Грызловка кабул ителгән мөрәҗәгатьтә: “Русиянең аерым субъектлары казанышлары гына бөтен ил дәрәҗәсендә милли үзенчәлекләрне, телләрне һәм мәдәниятларны саклау нигезендә хәлне яхшырту өчен җитәрлек түгел. Аерым алганда, тел өлкәсендәге милли мәнфәгатьләрне бәяләп бетермәүнең хәвефле нәтиҗәсе булып Русиядә милли мәктәпләрне күпләп ябу тора”, диелгән.

Дәлил буларак депутатлар Дәүләт шурасы утырышында саннар да китерде. Мисал өчен, Русия төбәкләрендә 2004-2005 елларда татар телендә укытыла торган мәктәпләр 712 булса, хәзер 490 гына калган.

Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белдерүенчә, хартияне раслау нигезендә, эш алып барыла. Моның белән Русия төбәкләр үсеше министрлыгы шөгыльләнә. Европа Шурасы Русиягә бергәләп эшләргә тәкъдим иткән икән. Һәм киләсе елда Дагыстан белән Мордовиядә хартия нигезләрен тормышка ашыру өчен эксперемент оештыру күзаллана. Татарстан да төбәк үсеше министрлыгына анда катнашырга теләк белдерүен әйткән.

“Төбәк телләре һәм азчылык телләрнең Европа хартиясе” 1992 елда кабул ителгән иде. Ул үз эченә 7 өлкәне ала - мәгариф, мәхкәмә, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният, икътисади һәм иҗтимагый тормыш, чикләр аша алмашуны. Әлеге хартиягә 67 бурыч язылган. Һәм аны кабул иткән ил шуның аз дигәндә 35-ен сайларга тиеш.

Русия прездиденты аны 2001 елны имзалады, әмма ул әле һаман да парламентта ратификацияләнмәгән. Татарстан депутатлары әгәр ул расланса, телләрне саклау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү җиңеләячәк, дип саный. Аерым алганда, алар милли компонентны истә тота. Чөнки 1 сентябрьдән яңа канун нигезендә, уку программаларыннан милли компонент стандарты төшерелеп калдырылачак.

Әмма кайбер белгечләр хартиянең бу көнгә хәтле хәл ителмәве инде раслану өметләрен киметә, ди.

Русия төбәк тикшеренүләре агентлыгы җитәкчесе Ростислав Туровский “Коммерсант”ка белдерүенчә, бу президент идәрәсе дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәлә, ә аны раслау бүгенге сәясәткә, ягъни хакимият вертикален ныгытуга туры килми.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе Руслан Айсин фикеренчә, әлеге хартия расланса да, азчылык халыкларның телләренә караган сәясәт шулай дәвам итәчәк.

“Русия инде күп кенә хартияләргә кул куйды. 1972 елда кеше хокукларын яклау хартиясе дә Брежнев тарафыннан ратификацияләнде. Әмма диссидент кешеләрнең җәберләнүләрен яхшы беләбез. Шуңа күрә Русия үз сүзендә тора торган дәүләт түгел дип саныйм. Безгә алар нәрсә әйтер дип карап тормыйча гына, үз сәясәтебезне алып барырга кирәк”, ди Айсин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG