Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 09:02

General Motors банкрот булачак


1 июнь көнне General Motors ширкәте банкротлыгын игълан итер дип көтелә

1 июнь көнне General Motors ширкәте банкротлыгын игълан итер дип көтелә

Автомобиль сәнәгате Американың куәтен билгеләгән төп символларның берсе булса, General Motors (GM) дистә еллар буена шушы сәнәгатнең әйдәманы булып торды.

Ширкәтнең чәчәк аткан чорында аның машиналары иң яхшылардан саналды. Технология, дизайн өлкәсендә ул башкаларга үрнәк булып килде.

Chevrolet Niva заманында Алабугада чыгарылды
1970-нче елларда ягулык кытлыгы башлангач американ ширкәтләре, шул исәптән GM да, автомобиль базарында Toyota, Honda кебек япон ширкәтләренә оттыра башлады. Артык кыйммәткә төшкән җитештерү, идарә хаталары, һөнәр берлекләре белән тарткалашулар файдага булмады.

Узган ел ягулык бәяләренең кинәт үсүе һәм дә икътисади кризис GMның тәмам башына җитте. Аның зур һәм күп ягулык ашаучы убыр машиналарын сатып алырга теләүчеләр калмады диярлек.

Кайчандыр американ икътисадының горурлыгы саналган ширкәт ишелеп төште. Хәзер американ хөкүмәте аның калдыкларын җыеп алырга тырыша.

Ничек дигән сорауга, җавап дүшәмбедә көтелә. Һәрхәлдә, американ хөкүмәте автомобиль сәнәгатен югалтуга бармаячак. Дәүләтләштереп булса да, аны саклап калырга тырышачак.

Дәүләтләштереп реструктурлау

Кайбер хәбәрләргә караганда, хөкүмәт GMның 70% өлешен үзенә алырга җыена. Белгечләр моны вакытлы чара ди, җае чыгу белән хөкүмәт аны кире сатып җибәрергә тырышачак.

"Әгәр хөкүмәт GM йә башка шундый эре ширкәтне идарә итәргә алынса, аның башы бәладән чыкмаячак. Шуңа күрә, ул мөмкин кадәр тизрәк аннан арынырга тырышачак", - ди Вашингтондагы Brookings институтында икътисад белгече Ralph Bryant.

GMның яңа моделе хәзер тормышка ашырмы?
Белгеч моны Америкада элек-електән яшәп килгән һәм киң таралган "хосусый ширкәтләр күпкә нәтиҗәлерәк" дигән караш белән аңлата.

Аның белән икенче белгеч, Amerikan Enterprise институтыннан Hassett Hassett та килешә. Икенче яктан, автомобиль сәнәгате һөнәрчеләр берлеге Обаманың җиңүенә зур өлеш кертте, хәзер алар администрация карарларына йогынты ясарга мөмкин, ди ул.

Реструктурлау нәтиҗәсендә GMнан нәрсә калачагы әлегә билгесез. Белгечләр фикеренчә, ул кайбер уңышлы тармакларын саклап калырга, кайберләрен сатып җибәрергә тырышачак.

Opel Magna төркеменә эләгә

Әйтик, Европадагы Opel ширкәте канада-австрияле Magna төркеменә сатылачак. Бу хәбәрне шимбәгә каршы төндә Германия финанс министры Peer Steinbrück раслады.

Magna ягында Русиянең ГАЗ төркеме һәм Сбербанк катнаша. Ирешелгән килешү нигезендә, Magna Opelнең 20%, Сбербанк - 35% хиссәләренә ия булачак. GMның үзендә 10%, хезмәткәрләрендә тагын 10% калачак.

Бу алыш-бирештә Русия ширкәтләренең вазыйфасы әлегә билгесез. Белгечләр фикеренчә, Сбербанк бу пакетны соңрак кыйммәткәрәк сатып акча эшләргә уйласа, ГАЗ Opel ярдәме белән технологиясен яхшыртырга җыена.

Петербур янындагы GM ширкәте
GMның Русиядә барлыгы өч ширкәте бар иде – Chevrolet Niva җыя торган GM-Автоваз, Hammer һәм кадиллаклар җыя торган Калининград ширкәте һәм Петербур янындагы Шевроле корылмасы. Chevrolet Niva заманында Алабугада да чыгалылды.

GM банкрот булганнан соң, бу ширкәтләр белән нәрсә булачагы әлегә билгесез. Тагын биш елдан GMнан нәрсә калачак, дигән сорауга, белгечләрнең берсе дә фараз кылырга җөръәт итмәде.

XS
SM
MD
LG