Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Прокуратура "Невский проспект" эшен тикшереп бетергән


Мәскәү – Русия прокуратурасының тикшеренү комитеты "Невский проспект" трәнен шартлату эшен тикшереп бетерүе турында хәбәр итте.

Тикшерүчеләр мәгълүматына караганда, шартлаткыч матдаләрне ике Ингушетия кешесе – Макшәрип Хидриев һәм Саламбек Дзаккиев тапкан. Оештыручы булуда шикләнелгән Павел Косолапов шартлаткыч ясап, аны тимер юлга куйган. Косолапов хәзер эзләүдә диелә.

Мәскәүдән Петербурга барган "Невский проспект" трәне 2007 елның августында юлдан төшкән. Аның юлына шартлаткыч куелган булган. Корбаннар булмаса да, дистәләгән кеше җәрәхәтләр алган.

XS
SM
MD
LG