Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:23

Гыйракның элекке сәүдә министры кулга алынган


Багдад – Багдад һава аланында Гыйракның элекке сәүдә министры Абдел-Фалаһ Әс-Судани кулга алынган. Аңа коррупциядә гаепләүләр белдерелгән.

Элекке министр очкычка утырып инде Дубайга юл алган булган. Ләкин Гыйрак рәсмиләре пилотларга борылып кайтырга кушкан.

Парламент тикшерүләре нәтиҗәсендә сәүдә министрлыгында коррупция гамәлләре ачыклангач, Әс-Судани дүшәмбедә вакыйфасыннан китүен белдергән иде.

Гыйракта ел башыннан бирле коррупциягә каршы киң күләме кампания бара. Бу кампания барышында инде йөзләгән кеше кулга алынды.

XS
SM
MD
LG