Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда мәчет шартлатуда шикләнелгән өч кеше асылган


Тәһран – Шимбә көнне Иранда мәчет шартлатуда шикләнелгән өч кеше асып куелган. Бу турыда рәсми ИРНА агентлыгы хәбәр итте.

Пәнҗешәмбедә Иранның көньяк-көнчыгышында урнашкан Заһедан шәһәрендәге бер мәчеттә булган шартлау нәтиҗәсендә 20 кеше һәлак булган иде. Дистәләгән кеше җәрәхәтләр алды.

Җирле рәсмиләр бу шартлау өчен Кушма Штатларны гаепләгән иде. Рәсми Вашингтон бу гаепләүне кире какты һәм шартлауга тәнкыйть белдерде.

XS
SM
MD
LG