Accessibility links

Кайнар хәбәр

Opel ширкәтен канада-австрияле Magna сатып ала


Берлин – Германиянең Opel машина җитештерү ширкәте канада-австрияле Magna төркеменә сатылачак. Бу турыда Германия финанс министры Пир Штайнбрүк узган төндә 6 сәгать барган сөйләшүләрдән соң хәбәр итте.

Әлеге алыш-бирештә Магна ягында Русиянең ГАЗ төркеме һәм Сбербанк катнаша. Ирешелгән килешү нигезендә, Magna Opelнең 20%, Сбербанк - 35% хиссәсенә ия булачак. General Motorsның үзендә 10%, хезмәткәрләрендә тагын 10% калачак.

Моңа кадәр Opel General Motors компаниясенең бер өлеше санала иде. Заманында американ икътисадының горурлыгы булган General Motors дүшәмбе банкротлыгын игълан итер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG