Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда яңа бәрелешләр булган


Исламабад – Пакстанның төньяк-көнбатышында, әфган чиге буенда, Пакстанның хөкүмәт көчләре белән Талибан сугышчылары арасында бәрелешләр булган.

Талиплар Көньяк Вәзиристан вилаятендәге хәрби ныгытмага һөҗүм иткән. Атышулар сигез сәгать дәвам иткән.

Рәсмиләр әйтүенчә, 40 сугышчы юк ителгән, 4 хәрби һәлак булган. Бу саннар бәйсез чыганаклардан расланмаган.

Пакстанның саклану министры Сәет Атар Али Сват үзәнлегендә хәрби гамәлләр 2-3 көндә бетәчәк, дип белдерде. Шимбә көнне хәрбиләр бу үзәнлектәге төп шәһәр – Мингораны контрольгә алуларын хәбәр иткән иде.
XS
SM
MD
LG