Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ереван мэрын сайлау үтте


Ереван – Әрмәнстанда җирле идарә сайлаулары үтте. Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү вакытында җитди тәртип бозулар юк, дип хәбәр итте.

Элегрәк оппозициядәге милли конгресс кайбер урыннарда ришвәт бирү һәм журналистларны кыйнау турында хәбәр иткән иде.

Ереван башлыгы урыны өчен элекке президент, оппозициядәге милли конгресс вәкиле Левон Тер-Петросян һәм хәзерге башлык, республикан партиясе вәкиле Гагик Бегларян көрәшә.

1991 елда бәйсезлек игълан ителгәннән бирле Ереван мэры беренче тапкыр сайлана. Моңарчы аны президент билгели иде.
XS
SM
MD
LG