Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:19

Израил тышкы эшләр министры Мәскәүгә килә


Иерусалем – Израил тышкы эшләр министры Авигдор Либерман дүшәмбе Мәскәүгә килеп, Иранның атом програмы белән бәйле борчуларын Русия рәсмиләренә җиткерергә җыена.

Аның Русия президенты Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин, тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуы каралган.

Израил Мәскәүне Тәһранга басым ясарга өнди. Узган атнада Либерман Лавровның Сүриягә сәфәре вакытында Хәмас җитәкчеләре белән очрашуына ризасызлык белдергән иде.

Мәскәүдән соң Либерман Минскига барып Беларус президенты Александр Лукашенка белән очрашырга җыена.

XS
SM
MD
LG