Accessibility links

Мысырда тоткарланган студентларның сигезе җибәрелгән


Каһирә – Мысырда тоткарланган Русия студентларының сигезе иреккә чыгарылган, дип хәбәр ителә.

Чәршәмбедә Мысырның иминлек хезмәтләре Каһирәдәге Әл-Әзһар университетында укучы Русия судентлары яшәгән урынны уратып алып, андагы 34 кешене тоткарлаган. Дүртесе шундук җибәрелгән. 22 студент әле дә тоткарланган хәлдә.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Алберт Гыйльметдинов тоткарланган студентлар арасында Татарстан вәкилләре булуын кире какты. Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта Мысырда Татарстаннан 43 студент бар, шуларның алтысы анда узган ел киткән булган.

Русия студентлары белән бергә тагын дистәләгән башка ил ватандашлары да тоткарланган. Аларның күбесе дини уку йортларында белем алучы студентлар диелә. Тоткарлауның сәбәпләре җәмәгатьчелеккә әйтелми.
XS
SM
MD
LG