Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә оппозиция вәкилләре тоткарланган


Мәскәү – Якшәмбедә Мәскәүдә оппозициянең 30-дан артык вәкиле тоткарланган. Шул исәптән Русиянең националь-большевиклар партиясе җитәкчесе Эдуард Лимонов. Алар хакимиятләр рөхсәт бирмәгән "Русия Путинга каршы" дигән чарада катнашырга теләгән.

Мәскәүдәге хәбәрчебез әйтүенчә, чара үтәсе Триумфаль мәйданын милиция уратып алган.

Бер төркем оппозиция вәкиле кыска вакытка "Русия Путинга каршы" дигән шигар элеп куя алган.

Милиция хезмәткәрләре журналистларның видео һәм аудио язмаларын алырга тырышкан.

Якшәмбе Мәскәүдә берничә митинг узу сәбәпле, урамнарга 2 меңләп милиция хезмәткәре чыгарылган.

Шәһәрнең эчке эшләр идарәсе белдерүенчә, чараларның кайберләре рөхсәт ителмәсә дә, оештыручылар аларны үткәрүдән баш тартмаган.

Милиция җитәкчеләре тәртип бозулар катгый рәвештә кисәтеләчәк, дип алдан кисәтеп куйган.
XS
SM
MD
LG