Accessibility links

Кайнар хәбәр

Замана бәласе - ташланган мигрант балалары


Балалар кичке аш алдыннан дога кыла, 19нчы балалар йорты, Мәскәү.
Балалар кичке аш алдыннан дога кыла, 19нчы балалар йорты, Мәскәү.

Элекке заманда балалар йортларында эчкече, төрмәдә утырган ата-аналарның сабыйлары яки ятимнәр яши иде. Хәзер аларга ташланган мигрант балалары да кушылды.

Советлар Берлеге таркалганнан соң Үзәк Азия илләреннән һәм Кавказдан меңләгән мигрант Русиягә агылды. Хәзерге икътисади кризис аркасында күп кеше өйләренә әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. Аларның балалары ятимнәр йортларында калды.

"Азатлык" хәбәрчесе Мәскәүдәге 19нчы балалар йортында булып, андагы тәрбиячеләр һәм балалар белән аралашып кайтты.

Әкрәм бу йортка абыйсы, апасы белән бергә 8 ел элек эләккән. Аларның әтисе - үзбәк, әниләре - рус милләтеннән булган. Балалар гаиләләрендә бик авыр шартларда яшәгән. Ата-аналардан балаларны карау хокукы алынганнан соң, аларны шушы йортка китерәләр.

"Баштарак сабыйларга юынырга кушканда, хәзер җәй мени дип сорыйлар иде", дип искә ала йорт башлыгы Мария Терновская. Өйләрендә алар кызу көннәрдә генә юынган булган икән.

Хәзерге вакытта Әкрәмгә 16 яшь. Ул яңа гына Мәскәүдә үткән рәсем ясау ярышында алтын медаль яулаган. Аны ул горурланып балалар йорты җитәкчесенә һәм яшьтәшләренә күрсәтте. Әкрәм рэп җырчы булырга хыяллана.

Әкрәмнең абыйсын Америкадан килгән бер гаилә уллыкка алган. Аның апасы университетта укый. Ятимнәр йортлары өчен бу гадәти хәл түгел. Бигрәк тә, катнаш гаиләдә туган малайлар, кызлар өчен. Аларның язмышлары гадәттә авыр була, ди йорт тәрбиячеләре.

19нчы балалар йорты психологы Маша Капилина, катнаш гаиләдә туган балага башкаларга караганда авыррак туры килә, ди.

"Руслар өчен алар рус түгел, казакъ һәм үзбәк өчен дә алар үз милләт кешеләре итеп кабул ителми. Балалар үзләрен бик начар хис итә. Алар үзләренең милли үзенчәлекләре аркасында агрессиягә дучар була. Аларга гаилә табу бик авыр", ди психолог.

Мишаның әзәри әтисе һәм рус әнисе дә аны кирәксенми
Мәскәүдәге шушы балалар йортында 11 яшьлек Миша яши. Аның әтисе әзәри милләтеннән. Ул җинаятьтә гаепләнеп, Русиядән куылган булган. Мишаны шушы бала йортына китергәннәр. 5 яшьлек Леонның африкан әнисе һәм рус әтисе улларын карарлык хәлдә түгел. Шуңа күрә ул да шушы дәүләт йортына урнаштырылган.

Русиядә эш бетеп, мигрантлар өйләренә кайтып китәргә мәҗбүр булганнан соң, ташланган мигрант балалары мәсьәләсе яңадан кискенләшеп китте.

Ташланган балалар кайсы ватанны сайлар?

Мәскәүдәге миграция һәм кануни хокуклар үзәге вәкиле Сөләйман Шаходр әйткәнчә, Русиядә калдырып киткән балалар саны арта бара. Кыргызстанның кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Турсунбәк Акунның әйтүенә караганда, хәзерге вакытта Русиядә балалар йортларында 60-лап кыргыз баласы яши.

Аларның өчтән бер өлешен АКШ кешеләре уллыкка-кызлыкка алып киткән. Миграция һәм хокук үзәге башлыгы Гәүһәр Җураева ташланган 2 таҗик баласының язмышы турында сөйләде.

Туганнары Таҗикстанда кайтып киткәч, ике бала Мәскәүдә балалар йортында калган. Күпмедер вакыттан соң аларны эзләп килгәннәр, әмма бер амеркан гаиләсе аларны алып китергә теләк белдергән булган инде. Бу мәсьәләдә балаларга хәл итәргә мөмкинлек бирелгән. Алар Америкадагы яңа әти-әнине сайлаган.

Кыргызстандагы кеше хокуклары җаваплы вәкиле Акун, Русиядәге ятим балалар булып саналучы кыргыз сабыйларын ватаннарына алып кайту турында хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән булган. Әмма аның әйтүенә караганда, мигрантлар белән бәйле башка бик күп проблемалар була торып, Үзәк Азиядәге һәм Кавказдагы хөкүмәтләрнең берсе дә, бу ташланган балалалар мәсьәләсәнә игътибар бирергә теләми.

Балалар яңа йортларын ярата


Балалар йортында үскән Әкрәм, үзе һәм үзе кебекләр турында җырлар яза. Анда, СССР җимерелегәндә туган буын, салкыннан һәм ачлыктан интеккән, яшәү өчен көрәшкән, куллар канаганчы сугышкан, ата-ана назын күрмәгән балалар сурәтләнә.

Әкрәмнең җырлары моңсу булса да, ул үзе үскән 19нчы балалар йортын бик якшы урын дип саный. "Балалар монда бәхетле, алар монда тәҗрибә туплый һәм яхшы белем ала ала", ди ул.

19нчы балалар йорты башлыгы Мария Терновская
Бу 19нчы балалар йорты башкалардан аерылып тора. Анда илдә беренчеләрдән булып махсус тәрбия үзәге ачылган булган. Соңгы 15 елда бу бала йортыннан 350 бала яңа гаиләләргә тәрбиягә яки уллыкка-кызлыкка алынган.

Әмма башка ятимнәр һәм балалар йортлары турындагы статистик мәгълүматларга караганда, мондый системадан чыккан балаларның берничәсе генә җәмгыятьтәге тормышка яраклаша ала. Ун баланың берсе үз-үзенә кул сала.
XS
SM
MD
LG