Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәй башы - мәдәни багланышлар атнасы


Төрки театрлар “Нәүрүз” фестиваленә Казанга җыела. Образцов исемендәге курчак театры Татарстан башкаласында гастрольләрен башлый. Татарстаннан зур төркем Оренбурга җыена.

Бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыккан Обрацов исемендәге Дәүләт академия үзәк курчак театрының Казанга килүен оештыру җитәкчесе Денис Вәлиев сүзләренчә, соңгы 10 ел эчендә бу күренекле сәнгать төркеме Русиянең бер генә төбәгендә дә булмаган. Беренче бәхет Казан тамашачысына тәтегән.

“Бу гастрольләр Мәскәүдә үтә торган Халыкара курчак театрлары фестиваленә дә юл ачарга тиеш. Үзара аңлашылмаучылык аркасында биш ел дәвамында уза торган бу чарага Казан курчаклары бара алмаган иде”, дип Денис Вәлиев әлеге мәдәни багланышларның тагын бер ягын ассызыклады.

Билгеле булганча Образцов театры биш спектакльнең беренчесен Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 1 июньдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында башлый. Шул уңайдан химаячеләр билетларның бер өлешен алып балаларны социаль яклау һәм тернәкләндерү үзәкләренә тараткан. “Әлеге Халыкара көнне дә истә тотып, балаларның җәйге яллары башлану уңаеннан да билет бәяләрен булдыра алган кадәр арзан итеп эшләдек”, ди Денис Вәлиев.

Бу көннәрдә төрки театрлар Казанга җыела башлады. 2 июньдә “Нәүрүз” IX Халыкара театрлар фестивале башлана. Башкаларыннан ул төрки телләрдәге курчак театрлары катнашу белән дә аерылып торачак. “Нәүрүз”не Минзәлә Татар дәүләт драма театры “Мөхәҗирләр” әсәре белән башлап җибәрәчәк.

6 көнлек театрлар бәйрәмендә Казакъстан, Кыргызстан, Татарстан, Төркия, Хакасия, Якутиядән сәнгать төркемнәре катнаша. Әлеге чара кысаларында татар театры сәнгатенә нигез салучыларның берсе Ильяс Кудашев-Ашказарскийга һәйкәл дә ачылачак. Ул сәхнә эшчәнлеген 1907 елда Оренбурда башлый. Аның җитәкчелегендә Русиядә Беренче мөселман драма артистлары труппасы оештырыла.

Бәйрәм ашы кара-каршы дигәннән, 2 июнь көнне Оренбур дәүләт татар драма театры бинасында Татарстан сәнгать осталары чыгыш ясаячак. Әлеге төбәккә Татарстаннан зур рәсми төркем барырга җыена. Монда ”Милли авыл” дип аталган мәдәни комплекста татар мәдәнияты, көн-күреше һәм этнографиясенә багышланган музей-йорт ачылачак.

Оренбурлар бу чарага Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевне килер дип көткән булган. Тик нәкъ шул ук көнне Русиянең Дәүләт шурасы утырышында катнашу сәбәпле ул Оренбурга бара алмый дигән хәбәрләр бар.

Оренбурга Татарстан Дәүләт шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм башка рәсмиләр белән бергә сәнгать осталары да юл алачак.
XS
SM
MD
LG