Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт тарихы ничек итеп язылыр?


Казан галимнәре 7 томлык татар тарихын язу турында сүз кузгаткач та, башкорт галимнәре шулай ук 7 томлык башкорт тарихын язачаклары турында белдерделәр.

Һәм менә, ниһаять, бу атнада ул томнарның контурлары халыкка да күрсәтелде. Сибай шәһәрендә 27-29 майда башкорт тарихын язу үзенчәлекләренә багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференция алдыннан башкорт тарихын язу төркеме җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, радикаль Башкорт халык үзәгенең элекке башлыгы Марат Колшәрипов Башинформ агентлыгы аша ул томнарның нинди дәверләрне үз эченә алачагын игълан итте. Монда мәзәге дәверләр бүленешендә түгел, ә башкорт тарихын кайсы чордан исәпли башлауда.

Башкортстан президентының бу конференциядә катнашучыларга җибәргән телеграммасының эчтәлеге башкорт тарихының үтә дә бай һәм галәмәт ерак чорлардан башланганлыгы турында сөйли:

“Башкорт халкының матди һәм рухи мәдәниятендә, этнографиясында һәм антропологиясында Евразия феномены” конференциясенең Башкортстанның Урал аръягы башкаласы Сибай каласында үтүе очраклы түгел. Нәкъ менә шушы төбәктә Уралдагы башкорт халкының тарихи тамырлары һәм легендар ата-бабалары турында сөйләүче борынгы археологик комарткалар табылган.

Бу төбәктә Көньяк Урал халкының борынгы чордан алып этнографик бүгенгегә хәтле рухи үзәге булып торучы бөтен дөнъяга танылган Шүлгәнташ тау куышы бар. Шүлгәнташ тау куышын олылау башкорт халкының борынгы "Урал батыр", "Аҡбузат" эпосларында һәм башка риваятьләрендә чагылыш тапкан. Шүлгәнташ тау куышындагы хайваннар сурәтләре, матди мәдәният элементлары Көнбатыш Европа, Көнбатыш Себер һәм Алтай комарткаларына охшаш, алар Көньяк Уралдагы "Евразиялылык феномены"ның борынгы чыганакларына ишарә итә.

Бу уңайдан Башҡортстанның Урал аръягындагы Сынташты һәм Аркаем кебек безнең эрага хәтле II мең еллык башы һәм уртасының бронза гасыры комарткалары да мөһим. Мондый комарткалар - Улак һәм Силек - Баймак районында ачыкланган, алар да борынгы малчылар һәм металлургларның кәлгәсе булып торган. Бу комарткалар материалларын анализлау бронза гасырында Көньяк Уралның ул чордагы Евразия киңлегендә зур металлургия үзәкләренең берсе булуын күрсәтә”.

Әлбәттә, тау куышы чорында яшәгән ярымкыргый кешеләрне “башкортлар” дип белдерүне сенсацион ачыш дияргә булыр иде. Әмма, мондый тезис белән күп галимнәр килешми. Шулай, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафиков фикеренчә, 10 мең еллар элекке тау куышы кешеләрннең милләте булмаган, телләре дә әлеге телләрдән ныкка аермалы булган. Шуңа күрә, ун мең еллар элек үк, бүгенге Башкортстанда урнашкан Шүлгәнташ тау куышында башкортлар яшәгәнлегенә ишарә ясау, гайре табигый ишарә булып тора. Илдар әфәнде фикеренчә, башкорт тарихын язучылар фәнгә караганда сәясәткә ныграк таянырга җыеналар.
XS
SM
MD
LG