Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил-Хамас сугышын БМО вәкилләре тикшерә


БМО кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилләре Газзә сызыгында тикшерү башлый. Алар күптән түгел булган сугыш вакытында Израилнең гамәлләрен тикшерергә җыена. Төркемне БМОның Кеше хокуклары Шурасы оештырган. Тикшерүчеләр 2008 елның декабрь ахырыннан алып, 2009 елның гыйнварь уртасына кадәр барган сугыш вакытындагы Хамас һәм Израил гаскәрләренең гамәлләренә бәя бирмәкче.

Хамас, Израил һөҗүме аркасында 1400 фәләстин кешесе үтерелде дип белдереп килә. Израил 13 кешенең үлүе турында хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG