Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Франциянең Air France һава юллары очкычы Бразилиядән Франциягә очканда Атлантик океан өстендә югалды. Анда 228 кеше булган.

Белгечләр әйтүенчә, очкычка яшен суккан булырга мөмкин. Эйрбас 330-200 очкычында барлыгы 228 кеше булган.

Air Franceның башкарма мөдире Пиер-Һенри Гургон очкычның шиксез казага очравын белдереп, очкычта булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты.

Очкыч Рио-де-Жанейродан кузгалып киткәннән соң, 4 сәгатьләп вакыт үткәч, күктәге өермә аша узганда, электр системында кыска ялганыш булуы турында автомат рәвештә җибәрелгән хәбәр килгән.

Ул чакта очкыч инде Бразилиядән океанга шактый ерак киткән булган. Нәтиҗәдә аны эзләүче Бразилия һәм Франция очкычларының эше күпкә кыенрак булачак.

Air Franceның җәмәгатьчелек белән бәйләнеш бүлеге башлыгы Француа Брусс хәбәрчеләргә: "Очкычка яшен суккан булырга мөмкин – андый мөмкинлек бар", - диде.

Франциянең транспорт өчен җаваплы министры Жан-Луи Борло очкычның террорчылар кулына эләккән булу мөмкинлеген кире кага.
Очкычта 216 юлчы, һәм 12 хезмәткәр, шул исәптән 3 очучы булган.

Франция һәм Бразилия ватандашларыннан тыш анда итальяннар, британнар һәм алманнар да булган диелә.

Очкыч Парижга дүшәмбе Казан вакыты белән 14:10-да килергә тиеш булган.

Соңгы тапкыр аның белән радиоэлемтә Бразилия ярларыннан төньяк-көнбатышка, Океанга таба 565 чакрым киткәннән соң булган.

Бразилия һава көчләре вәкиле Кол Һенри Мунһоз Бразилия телевидениесенә очкыч үз юлындагы Кейп Верде утравларындагы радарга күренмәде диде.

Хәзер очкыч төшкән булырга мөмкин тирәдә аны Бразилия һәм Франция очкычлары эзли.

Әгәр дә очкыч казага очраган булса, аның каза турында белдерүче радиомаягы хәбәр җибәреп торырга тиеш.

Андый радиомаяк мәҗбүри рәвештә хәзер һәрбер зур очкычка куела. Ул җиһаз югалган Эйрбас 330-200-дә дә бар.

Очкыч бәрелгән, төшеп җимерелгән яки башка шундый каза булган очракта, радиомаяк үзеннән-үзе кабынып каза турында хәбәр җибәрә башлый.

Ул һәр 50 секунд саен 406.05 МҺц ешлыгында ярты секундлык хәбәрне кабатлап тора. Анда җиһазның кайсы очкычныкы булуы һәм иярчен юлкүрсәткеч системы (GPS) мәгълуматлары ярдамендә аның кая төшкән булуы хәбәр ителә.

Бу җиһаз каты бәрелүләрдән соң да ватылмый һәм су астында да эшли.

Каза турында хәбәр Коспас-Сарсат бип аталган халыкара системның Җир шарындагы төрле урыннарга, төрле биеклекләргә куелган махсус җиһазларына килә. Каза турында хәбәрне каза урынында булган эзләү очкычларындагы яки хәрби көймәләрдәге җиһазлар да тота ала.

Югалган яки казага очраган очкыларны табуда мондый радиомаяклар нык ярдам итә.

Әмма махсус җиһазлар Атлантик океан өстендә югалган Air France очкычыннан каза турында әлегә бернинди хәбәр дә алмаган.

XS
SM
MD
LG