Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апраксин базарындагы мәчет эшли башлаган


Петербурдагы "Мәккә" дини оешма башлыгы Ренат Вәлиев хәбәр иткәнчә, прокуратура карары белән мәчет яңадан эшли башлаган. Вәлиев Апраксин базарындагы гыйбадәтханәдә булган хәлләрдән соң, прокуратурага чакырылган булган.

Ул Петербурның Үзәк район прокуратурасының баш тикшерүчесе Михаил Калганов белән сөйләшкән, дип хәбәр итә "Ислам.ру" сәхифәсе.

Элегрәк Вәлиев мәгълүмат чараларына Апраксин мәчетендәге гыйбадәт кылу бүлмәләренә ОМОН хәрбиләренең бәреп керүе, намаз кылучы мөселманнарны дивар буенда тезеп кую, аларны кыйнау, телефоннар, акча һәм хәләл итләр тартып алынуы турында белдергән иде.

Шәһәр эчке эшләр идарәсе, кыйналуны кире какты, канунсыз мигрантларны эзлү чарасы булды дип белдерде.

22нче майда булган хәлләрдән соң намаз кылу өчен аерылган бүлмәләр ябылган иде.
XS
SM
MD
LG