Accessibility links

“Бердәм Русия” Венералы булды


“Бердәм Русия” партиясе бер яктан чистарына, икенче яктан үз рәтләрен җырчы, спортчылар белән тулыландыра. Татарстанның халык артисты Венера Ганиевага “Бердәм Русия” фиркасе таныклыгы тапшырылды.

“Бердәм Русия” Татарстан бүлекчәсенә кермәгән җитәкчене республикада очратуы авыр. Заманында анда җитәкчеләрне генә түгел, ә төрле ширкәт хезмәткәрләрен дә өерләре белән керттеләр. Сәяси шура сәркатибе, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республикада партиягә 127 мең кеше кергән булган. Әмма соңгы елны шуның 9,5 меңе фиркадән чыгарылган.

Бу партия рәисе, Русия премьер-министры Владимир Путинның фиркане чистарту тәкъдименнән соң башланды.

“Бердәм Русия”нең җирле бүлеге хезмәткәре Айдар Җамали сүзләренчә, чыгарылганнарының күбесе әгъзалык акчасын түләп бармаган, актив эш күрсәтмәгән кешеләр.

“Шуңа күрә соңгы вакытта фирка эшенә күбрәк актив, яңа фикерле яшьләр җәлеп ителә,” дигән иде ул.


Татарстан халык җырчысы Венера Ганиева шундыйлардан, күрәсең. Чөнки “Бердәм Русия”нең Татарстан бүлекчәсе җыелышы вакытында Мөхәммәтшин тантаналы төстә - сәхнәгә чакырып республиканың халык артисты Венера Ганиевага фирканең таныклыгын тапшырды.

Халык арасында исә Ганиева президент Миңтимер Шәймиевнең яраткан җырчысы буларак билгеле. Венера Ганиева үзе дә бу хакта масаеп әйткәне бар.

Мәскәүгә иярү

Мәскәүдә җырчыларны, спортчыларны партиягә кабул итү берара гадәткә кереп киткән иде. Аеруча да моның белән “Гадел Русия” фиркасе танылды.

Халык артистлары Татьяна Конюхова, Елена Королева, тимераякта шуучы Евгений Плющенко һәм башка күп кенә танылган шәхесләр әлеге партия сафларын ишәйткән иде. Тора-бара “Бердәм Русия”дә алардан калышмады.

“Моның сәбәбе - партиянең абруен күтәрү. Исемлектә танылган кешеләр никадәр күбрәк булса, ул шул кадәр матуррак, зәвыклырак күренәчәк”, ди “Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире урынбасары Илдар Миргалимов.

Аның сүзләренчә, җырчыларның, спортчыларның үзләренең дә партиягә керү теләге зур булырга мөмкин.
“Аларның шәхси фикерләре бәлки партия идеологиясе белән туры да киләдер”, ди Миргалимов.

Ләкин аның әйтүенчә, сәясәттә артистлар, спортчылар бик үк көчле түгел. Моңа мисал булып Русия Дәүләт думасына сайланган депутатлар тора.

“Монда юридик белемгә ия һәм тормыш тәҗрибәсе зур булган сәясәтчеләр кирәк. Артистларга ихтирам зур булса да, алар кайбер канун нечкәлекләрен аңлап та бетермәскә мөмкин. Хәзер халык хөкүмәттән төпле гамәлләр көтә. Аларга беренче чиратта ашарга һәм акча кирәк”, ди журналист.

“Бердәм Русия”нең Татарстан бүлекчәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да утырышта күбесенчә республикадагы икътисади хәлләргә тукталды. Татарстан бюждетының 20 млрд.сум дефицит белән кабул ителүен ул республиканың яңа тарихында күрелмәгән хәл дип бәяләде. Мөхәммәтшин бу сүзләре белән Дәүләт думасына сайланган Татарстан депутатларына ишәрә итте булса кирәк.

“Бүгенге көндә федераль бюджет ул акчаның бердән-бер чыганагы”, диде спикер.

Утырышта сүз күпчелектә кризис турында барса да, кайбер партия вәкилләренең дөнья икътисады, республика бюджеты турындагы хәлләрдән бөтенләй хәбәрдәр булмавы ачыкланды. Җыелыш узган Фәннәр академиясе бинасы янында куелган берсеннән-берсе кәттә чит ил машиналарыннан да кризисның җитәкчеләргә кагылмавын күрсәтә иде.

XS
SM
MD
LG