Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә сайлау көрәше йомырка сугышына әйләнде


Социал-демократлар йомырка һөҗүменнән сакланырга тырыша
Социал-демократлар йомырка һөҗүменнән сакланырга тырыша

Чехиядә атна ахырында үтәчәк Европа парламентына сайлау алды көрәше йомырка сугышына әверелде.

Чехиянең элекке премьер-министры, социал-демократлар җитәкчесе Йиржи Барубек беренче мәртәбә 2 атна элек Прага янындагы Колин шәһәрендә йомырка һөҗүменә дучар булды. Ул чакта аңа 26 яшьлек активист Лукаш Ботка "ут ачты".

Шуннан соң Facebookта башланган "Парубекка һәр шәһәрдә йомыркалар" исемле төркемгә инде 43 меңнән артык кеше кушылды.

Парубек йомырка һөҗүмнәренең кабатлануыннан куркып полициядән социал-демократлар үткәргән һәрбер чараны саклауны сорады.
Йиржи Парубек

Әмма узган атнада Прага урамындагы чираттагы бер чыгышында Парубекка тагын дистәләрчә йомырка яуды. Полиция ул җыенда 16 кешене кыска вакытка тоткарлап алды.

Чехиянең иң зур тиражлы “Mlada Fronta Dnes” газеты «Европа парламентына сайлау алды көрәше хәзер йомырка тирәсендә бара», - дип яза.

Яшьләр арасында социал-демократлар җитәкчесен күралмаучылар аеруча күп. Алар Парубекны буш вәгъдәләр таратучы бик тәккәббер сәясәтче дип саный.

Күпләр аның 2005 ел җәендә ачык һавада үткән ЧехТек электрон музыка фестивален көч белән тарату карарын әле дә кичерә алмый. Ул чакта 5 меңләп кешегә каршы 1 мең полиция хезмәткәре өстерелде. Су сиптергечләр һәм яшь газлары кулланылды. 1 кеше һәлак булды, күпләр каты яраланды.

Парубек йомырка һөҗүмнәре артында көндәш Ватандаш-демократлар фиркасе тора дип тәкърарлый. Әмма Ватандаш-демократлар фиркасе үзенең катнашы булуын кире кага һәм активистларын йомырка һөҗүмнәреннән тыелырга чакыра.

Фикер белешүләргә караганда, 5-6 июньдә үтәчәк сайлауда ватандаш демокртарлар социал-демократлардан бераз күбрәк тавыш җыяр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG