Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мелитополь каласында шартлау булган


Мелитополь каласында банк бинасында ике шартлау булган. 21 кеше зыян күргән. Украина гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә шартлау торак йортның беренче катында урнашкан банк бүлекчәсендә булган. Җирле матбугат язганча, банкка букча тоткан ике кеше кергән, алар чыкканнан соң шартлау булган. Табиплар халыктан кан бирергә сорый.
XS
SM
MD
LG