Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мысырдагы Русия студентлары иреккә җибәрелмәгән


Мысыр хакимиятләре Русия студентларын әле җибәрмәгән, дип хәбәр итә агентлыклар.

Русиянең Каирдагы консуллыгы вәкилләре әйткәнчә, җирле хакимиятләр 13 студентны илдән куарга җыена. Аларны виза тәртипләрен бозуда гаеплиләр.

Тоткыннан чыккан студентлар төрмәдәге яшәү шартларын бик начар дип сүрәтли. Бер бүлмәдә 50ләп кеше бергә утыра, ир-атлар һәм хатын-кызлар бергә тотыла, ди алар.

Кулга алынган Русия студентлары арасында Чечнядән, Дагыстаннан, Төньяк Осетиядән килгән кешеләр бар.

Мысыр төрмәсендә тагын ике хатын-кыз калган, дип хәбәр итте иреккә чыккан студентлар.
XS
SM
MD
LG