Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:17

Шаманов карьерасының үсүе Сембердә дә яңгыраш таба


“Симбирский курьер” газеты язуынча, генералның һава-десант гаскәрләре командующие булып билгеләнүе Русиянең үз көче белән янавын гына түгел - халыкара оешмаларны санга сукмавын да күрсәтүдәй кабул ителә.

Үз вакытында баш хәрбигә карата Чечнядагы гамәлләре өчен дә дөнья җәмәгатьчелеге дәгъвалары турында сүзләр йөргән иде. Бәлки шул сәбәпле генә Русия аны күләгәгә яшергәндер дә.

Хәзер исә, Русиянең НАТО белән мөнәсәбәтләре болай да салкынайгач, Шамановны армиядән читләштереп торуның мәгънәсе калмагандыр. Хәер, Никита Михалковның талантлы режиссурасы белән аны губернаторлыкка куюы, бәлки, генерал өчен старт мәйданы гына булгандыр. Мондый фикер нигезле дә кебек: Сембердән китеп, Мәскәүгә килү белән үк, ул “Геройлар ассоциациясе” дигән иҗтимагый оешманың җитәкчесе булып урнашты.

Саклану министры булып Анатолий Сердюков билгеләнгәч, Шаманов министрлыкта “Хәрби әзерлек идарәсе” башлыгы булып билгеләнде. Хәзер исә һава-десант гаскәрләре командующие урынына да чират җитте. Аңа артабан карьерага да юл ачык кебек. Русия-Мәгъриб мөнәсәбәтләре һәм, гомумән, халыкара вәзгыять тагын да катлаулана барган чорда, Саклану министры урынына каты хәрби кирәктер – танылган “карчыгалар” рәтеннән. Ә Шаманов нәкъ шул таләпләргә җавап бирә дә. Гаиләсе хәлләрен искә алмыйча инде. Әйтик, аның киявен җавапка тарту өчен, ул “халыкара эзләү объекты” дип игълан ителгән иде.

“Симбирский курьер” язмасы ”Аның министр булуы да ихтимал” дип атала һәм шул сүзләр белән тәмамлана да.

Шушы арада “Могҗиза тудыручы Казан изге ана” иконасы белән өлкә буенча тәреле йөреш башланды. 29 майда бу икона белән Арское авылы чиркәвенә килделәр. Артабан бу изгеләрдән изге икона өлкә үзәгендәге барча чиркәүләрнең дә изгелеген арттыру белән мәшгуль булачак. Ә соңрак Жадов монастырына – даими урынына кайтачак.

Быел, нигәдер, тыйнаграк әле. Башка елларда, җир уңыш бирсен өчен, очкычлардан изге су сибеп йөргәннәре бар иде. Ә былтыр ай буена өлкәдәге барча чиркәүләрнең дә изгелеген арттырып йөрделәр…

Тик менә өлкәнең икътисади уңышларына мондый йөрешләр генә ярдәм итеп бетерә алмый, күрәсең. Шулай ук өлкә җитәкчелегенең абруе үсүенә дә. Хәер, абруй ягыннан җитәкчелек үзе дә зур тырышлыклар күрсәтә. Өлкә башлыгы, үз карамагындагы җирле мәгълүмат чараларыннан тыш, бу максаттан интернетны да киң кулланырга тырыша. Әйтик, Госконтракт реестры буенча, былтыр мондый максатларга 8 миллион рубль акча тотылган. Аның күбрәк өлеше өлкәнең уңышларын яктырту максатында кулланыла, ди. Ләкин бу гына канәгатьләнерлек түгел икән. Шунлыктан өлкә җитәкчелеге эшчәнлеген мәгълүмат чараларында уңай яктырту буенча конкурс игълан ителде. Моның өчен 1,7 миллион рубль акча каралган.

Сайтның эчтәлеге урыс, алман, инглиз, фрацуз, испан, гарәп, кытай телләрендә өлкәнең чит илләргә йөрүче делегацияләре эшчәнлеген яктырту. Шулай ук федераль мәгълүмат чараларында да. Тик мондый чараларның файдасы булырмы-юкмы – әйтүе кыен.

Сембер өлкәсе “Ватанпәрвар тудыр” кебек инициативалары белән болай да дан яулаган иде. Тагын бер яңалык: коррупциягә каршы көрәш өчен, ришвәт алу мөмкинлеге бирүче вазифалы түрәләр исемлеген төзү һәм, бу урыннар хуҗалары ришвәт алмасын өчен, аларның эш хакын күтәрү. Кызык инде: димәк, исемлеккә кертелгән 270 түрәнең барчасын дә ришвәтче дип санарга була. Арада пакь куллыларның да булуы ихтималын исәпкә алмыйча.

Хәер, бар нәрсәне дә акча-акча-акчага гына кайтарып калдыру баш миләрен тутыргандыр шул инде. Бер гыйбрәтле мизгел. Карсун районы Краснополка авылы мәктәбенең ябылуы ихтималы турында зур гына җитәкчеләр катнашлыгында фикер алышу булган. Хакимият вәкиле әйтүенчә, акча укучылар санына карап кына бирелә. Моңа каршы: “Ләкин дәүләт авылның үсешен һәм мәктәпнең саклануын кайгыртырга тиеш бит!” дигәнгә, түрә ханым: “Халык турында кайгыртучы хакимиятне кайда күрдегез соң?” дип әйткән, ди.

Русиянең соңгы елларда кабул ителгән кануннары, нигездә, таланган, кыерсытылган авыллары хисабына урыс авылларын үстерүгә юнәлтелгән иде. Бу юлы исә сүз урыс авылы турында бара.

XS
SM
MD
LG