Accessibility links

Сембердә Әрмәнстан мәдәнияты көннәре узды


“Русиядәге әрмәннәр берлеге” оештырган бу чараның максатын аның төп шигаре дә күрсәтәдер: “Русия һәм Әрмәнстан - туганлык кануннарында.”

3 көн дәвам иткән чара кысалараныда “Әрмән ашлары”, “Әрмән киносы” фестивальләре, Әрмәнстан таварлары күргәзмәсе булды.
Әрмәнстан көннәренә йомгак чарасы сыйфатында Ленин Мемориаль үзәгенең зур залында олуг концерт тәкъдим ителде. Алып баручы яңгыраткан кереш сүзнең төп мәгънәсе – әрмән-урыс дуслыгын ныгыту. Концерт исә Людмила Зыкина репертуарының йөзек кашы булган “Мать Россия моя” дигән җыры яңгырашында әрмән биючеләренең пластик биюеннән башланды.

Алып баручы Арам Абрамян, Ульян өлкәсе җиренең төп халыклары булган татар-чуаш-мукшыларны диаспора дип атап, алар җырларын да тәкъдим итте. Җирле мукшылар табылмаган, күрәсең: Саранскида профессионал төркем чыгыш ясады. Чуашлар күпкә югарырак: аларның 12 кешелек җыр төркеме чуаш җырын башкарды. Иске Кулаткы егете Руслан Мәмәдалиев башта үзебезчә җырлады. Ә анна соң тәкъдим иткән әрмәнчә җыры аеруча җылы кабул ителде. Җырының башы ук алкышларга күмелде.
Моңа җавап итеп, әрмән егете Аршак Бабуян саф татарча җыр тәкъдим итте.

Соңыннан бу егетнең ничек татар телен шулкадәр камил белүе чыганакларын сорарга да форсат табылды. Мәсьәлә бик гади икән.
Ул Татарстанның Биектау районы Дөбяз авылында яшәгән. Хәзер Казанда тора, музыка училищесында укыйм, диде.

Шулай итеп, тамашага интернациональ төс бирелде. Хәтта Ульян университеты талибы - Замбия егете үз ана телендә негрларның җыр-такмакларын да тәкъдим итте. Монда шулай ук Ереваннан килгән талантлы бию коллективы чыгыш ясады. Алар “Кавказ бие” дип, осетиннар биюен тәкъдим иттеләр, борынгы бөек Израильне данлау җыры белән дә чыктылар.

Интернациональлекнең тагын бер чагылышы игътибарны җәлеп итәрлек. Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Леонтьев җитәкчелегендәге Ульян дәүләт университеты укучылары коллективы биюләр тәкъдим итте. Тик шунысы бар: урыс халкы киемнәре татар орнаменты белән бизәлгән, биюләрендә дә татар бию элементлары кычкырып ук торалар. Монысын ничек аңларга буладыр тагын…

“Интернационализм” дигәне шулдыр инде. Ирексездән, алман философы Генрих Лаубеның бер гыйбарәсе искә төшә: “Интернационализм төшенчәсе ике өлештән тора. “Национализм” дигәнен хуҗа милләт үзенә ала, ә “интер” дигәне башкаларга калдырыла.”

Ә тамаша исә, чынлап та югары сәнгати осталык белән оештырылган иде. Монысы – бәйрәм тәэсирләре.

Әрмәнстан көннәренә кайтсак, аның рәсми нәтиҗәсе буларак, Әрмәнстан белән Сембер өлкәсе арасында хезмәттәшлектә иятләр турында документ төзелгән. Өлкә башлыгы Сергей Морозов Әрмәнстанга җыена, ди. Шунда ук кул куелыр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG