Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Роснефть" вице-президентының улын эзлиләр


Русия прокуратурасының Тикшерү комитеты "Роснефть" ширкәте вице-президентының улы урлану хәбәрен раслады. Җинаять эше инде 14нче майда ачылган булган. 18 яшьлек Михаил Ставскийны ул укыган университет янында машинага көчләп утыртып алып киткәннәр.

Тотык алуда 4 кеше катнашкан дип хәбәр ителә.

Зур җитәкченең улын кайтару өчен 50 миллион евро акча таләп итәләр, дип яза “Новая газета”. Урлануның башка ихтимал сәбәпләре дә тикшерелә.
XS
SM
MD
LG