Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть кыйммәтләнү озаккамы?


Нефть бәясе көннән-көн югарыга “үрмәли”. Бәянең тибрәлүен белгечләр бер яктан икътисадның кризистан чыга башлавы дисә, икенче яктан тотрыксызлык билгесе ди.

Хәзер кара алтынның бер мичкәсе 67 доллар тора. Соңгы айда гына аның бәясе якынча 30%-ка арткан.

Татарстан икътисадының күп өлеше нефтькә бәйле булуын исәпкә алсак, бәяләрнең артуы һичшиксез уңай күренеш, әлбәттә. Әмма икътисад белгечләре бәяләрнең кинәт кенә югары “үрмәләвен”, аннан соң тиз генә түбәянүен тискәре бәяли. Алар фикеренчә, бу икътисад тармагының тотрыксызлыгын күрсәтә. Шуңа да нефть бәясенең артуын да күпләр вакытлы күренеш, ди. Белгечләр фикеренчә, бүген инвесторлар акчаларын кая куярга белми: доллар алу шикле, күчемсез милек бәяләре дә тибрәлә, акчаларны икътисадка юнәлдерү дә бик үк кулай булмаска мөмкин. Шуңа да байлар нефть алып кара алтын базарын күпертә. Әмма бу кризистан чыгу юлы түгел, киресенчә махсус күпертелгән базар кайчан булса да янә аска “тәгәрәп” кризисны көчәйтәчәк кенә, ди белгечләр.

Шул ук вакытта нефть бәясенең артуы икътисадның чыннан да тотрыклана баруы галәмәте диюче белгечләр дә бар. Алар исә, Русиянең Кытай икътисадыннан үрнәк алуына ышана. Икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко нефть базарын махсус күпертү галәмәте бераз бар, әмма бәяләрнең артуы икътисадның тотрыклана баруын күрсәтә, ди ул.

“Нефтьне сатып алу галәмәте бар, әмма бу киңкүләм күренеш түгел. Хәзер Татарстанның әйдәп баручы сәнәгать ширкәтләрендә эшләр җайга салына башлады. Нефть кына түгел, соңгы көннәрдә биржадагы күп кенә акцияләр дә кыйбатлана. Кара алтынның бәясе артуы, бер яктан, Татарстан икътисадына файдалы булса, икенче яктан, бензин кыйбатланып халык зыян күрәчәк. Шулай да чимал бәясе артуы сәнәгать оешмаларының хәлләрен яхшыртачак, эш урыннарын булдырачак. Әлегә Татарстанда 61 мең рәсми теркәлгән эшсез бар. Билгеле, икътисад тотрыклана башлады да, эшсезләр бетте түгел. Аларның санын киметү өчен ярты ел вакыт кирәк”, ди Хоменко.

Икътисад белгече якты киләчәк фаразласа да, Татарстанның хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы ел ахырына республикада эшсезләрнең саны 100 меңгә җитәчәк, ди. Төп сәбәп – эшчеләргә хезмәт хакын түләмәү, ди алар. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Татарстанда 168 миллиард хезмәт хакын түләмәү бурычы бар.

Татарстанның сәнәгать оешмалары исә, алдагы көннәре өчен борчыла. Шушы көннәрдә республиканың сәнәгать оешмалары вәкилләре Русиянең сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге башлыгы Александр Шохин белән очрашты.

Шохин сүзләренчә, бүген ул эшмәкәрлекне яклауны сорап дәүләт җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бара. “Кризис вакытында салым системасына үзгәрешләр кертүдән мөмкин кадәр тыелырга иде. Чөнки бу үзгәрешләр еш кына салымның артуына китерә. Бу турыда мин Русия премьер-министры Владимир Путиннан да сорадым. Хөкүмәт җитәкчелеге безнең фикерләр белән килешә. Әмма әлегә салым өлкәсендә эшмәкәрләргә файдалы була алырлык эшләрнең башкарылганы юк. Без җитәкчелектән өстәмә бәягә салымны, ягъни НДСны 10%-ка калдырырга сораган идек. Әмма Русия финанс министрлыгы кризис вакытында салымнардан кергән табышны саклап калуны хуп күрә”, ди Шохин.
XS
SM
MD
LG