Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: АКШ үзенең кыйммәтләрен көчләп тага алмый


АКШ президенты Барак Обама ил үзенең кыйммәтләрен башкаларга көчләп тага алмый, дип белдерде.

Шул ук вакытта, Обама, BBC ширкәтенә биргән әңгәмәсендә, АКШның кануннар өстенлеге, демократия һәм сүз иреге кебек идеаллар башка илләргә дә туры килә, дип әйтте. АКШ башлыгы, ил монда башкалар үрнәк кенә күрсәтә ала, диде. Мисал итеп ул АКШ идарәсенең Гуатанамо төрмәсен ябу тәкъдимен китерде.

Обама шулай ук АКШ Израил һәм Фәләстин автономиясе арасында мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ярдәм итәчәк, дип ышандырды.
XS
SM
MD
LG