Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия журналисты Финляндиягә сыенырга тели


Елена Маглеванная
Елена Маглеванная

Русия төрмәләрендәге хокук бозулар турында язган өчен эзәрлекләнүче тагын бер журналист көнбатышта сәяси сыену сорый

Русия төрмәләрендәге азаплаулар турында язган өчен эзәрлекләнүче Елена Маглеванная узган атнада Һелсинкида фин хөкүмәтенә сәяси сыену сорап мөрәҗәгать иткән.

Волгоградта чыгучы "Свободное Слово" газеты журналисты Елена Маглеванная узган атнада Һелсинкида Финросфорум исемле Финляндия кеше хокуклары яклау төркеме оештырган семинардан соң сыену сораган.

Русиядә демократия һәм кеше хокукларын яклаучы Финросфорум вәкиле Ану Һарью Маглеванная Русиядә үзенә карата янаулардан соң атнакич полициягә сыену мөрәҗәгатен тапшырды диде.

Бу чәршәмбе Һелсинкида Русия һәм Финляндия премьер-министрлары Владимир Путин белән Матти Ванһанен очрашуында Русиядәге кеше хокуклары торышы турында да сүз булыр дип күтелә.

Һарью әйтүенчә, Маглеванная төрмәләрдәге начар шартлар турында язуы белән хакимиятнең һәм коммунист яшьләр оешмасының ачуын чыгарган.

Волгоград төрмәсе табибы Маглеваннаяга, әгәр төрмәләр турында язуын дәвам итсә, психик авырулар хастаханәсенә яптыру белән янаган.
Кеше хокуклары турында язучы журналист Лариса Арап

2 ел элек Мурманскида рухи авырулар хастаханәләрендә балаларга дорфа мөнәсәбәт турында язган мәкаләсеннән соң журналист Лариса Арап мәҗбүриләп шундый хастаханәгә ябылган иде.

Бу һәм башка охшаш вакыйгалар Русиягә совет чорындагы диссидентларны психик авырулар хастаханәләренә ябу сәясәте кире кайта дигән белдерүләргә сәбәп булды.

Маглеванная төрмәдә бер чечен тоткынны азаплаулар турында язганнан соң, мәхкамә аны яла ягуда гаепләп 200 мең сум штрафка хөкем иткән һәм язганнарын инкяр итеп мәкалә бастырырга кушкан.

Маглеванная исә ялган язуын кире кага һәм үз сүзләреннән баш тартырга теләми.

Шушы мәхкамә карарыннан соң журналист Русиядә ирекле эш итә алмавын аңлап илдән китәргә булган.

Хәзер ул Финляндиянең сыену алырга теләүчеләр үзәгендә тора, һәм аның мөрәҗәгате турында карарны айларча көтәргә кирәк булачак.
Лев Пономарев

Мәскәүдә күренекле хокук яклаучы, чечен тоткыны мәсьәләсендә Маглеванная белән хезмәттәшлек иткән Лев Пономарев журналистка Русия төрмәләрендәге хокук бозулар турында язганы өчен рәхмәт белдерә.

"Һәрбер төбәктә иң үзсүзле тоткыннарны сындыру өчен бер-ике махсус төрмә була. Русиянең төрмә системы шулай корылган", - ди Пономарев.

Маглеваннаяның сәяси сыену соравына килгәндә, Пономарев Русия төбәкләрендә журналистлар үч алуларга ешрак дучар була, Волгоградта бәйсез журналист булу Мәскәүдәгедән күпкә кыенрак дип аның бу адымын бик яхшы аңлавын белдерде.
XS
SM
MD
LG