Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:21

Атлантик океанда очкыч калдыклары табылган


Бразилия һава көчләре Фернандо де Норонья утравыннан 650 км ераклыкта очкыч калдыкларын тапты. Канат һәм утыргыч кисәкләре югалган Air France очкычыннанмы, юкмы әлегә билгесез. Югалган очкычта 228 кеше булган.

Русиядәге белгечләр, Атлантик океан төбеннән очкыч калдыкларын күтәрергә бик авыр булачак, дип әйтә. Очкыч төшкән җирдә чоңгылар 4 км тирәнлектә булырга мөмкин ди алар.

Очкычта ике Русия ватандашы булган дип хәбәр ителә. Шулай ук, бу очкычта Бразилиядән кайтып килүче Франциянең зур ширкәтләре җитәчеләре һәм ялда булган кайбер ширкәт хезмәткәрләре булган дип хәбәр ителә.

Элегрәк Франция президенты Николя Саркози, юлчыларны исән килеш табу ихтималы бик түбән, дип әйткән иде.
Очкычның юкка чыгу сәбәпләре билгеле түгел.

Франция һава юллары ширкәте вәкилләре машинага яшен суккан булырга мөмкин, дип белдерде. А-330 очкычында 32 ил ватандашы булган.

XS
SM
MD
LG