Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:14

Олуг галим бар халыклар да үз ихтыярынча яшәргә тиеш дигән теләктә кала. Миркасыйм Госмановның 75 яшьлеге уңаеннан татар җәмәгатьчелеге, фән эшлеклеләре, сәнгатькәрләр һәм рәсмиләр Татарстан фәннәр академиясенә җыелды.

Миркасыйм Госманов бүген Татарстан фәннәр академиясе президиумының киңәшчесе. Олуг галимнең эш өстәле дә шунда. Әмма академиянең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина бу очракта киңәшче сүзе бик-бик зур мәгънәгә ия, дип белдерә.

“Миркасыйм Госманов республика, Русия күләмендә гуманитар фәннәр өлкәсендә, чыннан да, киңәш бирерлек зур галим-аксакал. Аның киңәшләре шушы фәнне үстерү, үзгәртү һәм камилләштерүгә юнәлгән.

Миркасыйм Госманов фәннәр академиясе оешканда аңа нигез салучыларның берсе. Зур хөрмәткә ия академик. Академия оешканнан алып бүгеге көнгә кадәр ул - гуманитар фәннәр өлкәсендә юл яручы, юнәлеш бирүче. Гуманитар институтлар эшчәнлеген һәрвакыт күзәтеп, киңәш белән дә конкрет эш белән дә ярдәм итеп, һәм гомумән, Русиядә гуманитар өлкәдә эшләүче галимнәрне берләштереп җыеп, Татарстан өчен эшләргә чакырып һәм шушы эшне оештыручыларның берсе”, ди Дания Заһидуллина.

Кытайда тууның үз файдасы


Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы деканы Искәндәр Гыйләҗев тә Миркасыйм Госмановны башка галимнәрдән нык аерылып торучы шәхес дип атый.

Искәндәр Гыйләҗев
“Миркасыйм абый үзенең тууы белән дә башкалардан аерылып тора. Ул Кытайда туган. Соңрак Советлар Берлегенә күчә һәм Казанга белем алырга килә. Бу аны бик күп кешеләрдән аерып тора. Безнең галимнәр арасында Кытайда туган шәхесләр әлегә юк”, ди Искәндәр Гыйләҗев.

Кытайда туу дигәннән, Миркасыйм ага үзен исә, мин Совет җәмгыятеннән үзгә буларак, кешеләр үзләре тырышып эшли торган инициативалы җәмгыятьтә туып ускән кеше, дип белдерә.

“Бүгенге инициативалы тырышлык белән 50-60 еллардагы тырышлыкны чагыштырып карасаң - җир белән күк аермасы кебек. Тегендә түрә кушканны теләр-теләмәс кенә үти иделәр. Ә хәзер һәркем үзе өчен тырыша.

Советлар Берлеге вакытында кешеләргә бакча өчен җир бүлеп биргәч тырышулары күзгә күренеп торды. Ә завод-фабрикаларда исә шуларның ук сүлпән тырышлыгы күзәтелде.

Аннары авыл кешеләре әйбәт хәтерлидер – ул йорт янындагы 2-3 сутый җирдә ничек тырышып эшли дә, колхоз кырында ничек тырыша. Аерма бик зур иде.

Үземнең бик тырышып эшләвемнең бер сәбәбе – мин 25 яшькә кадәр балачактан шундый җәмгыятьтә үстем һәм аның тәэсире, һичшиксез, бар”, ди Миркасыйм Госманов.

Археографик экспедицияләр атасы

Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, тырышлык һәм үзгәлекнең тагын бер үрнәге - галимнәр арасында филология һәм тарих – ике белгечлекне дә алган кеше юктыр.

“Археография – ул безнең тарихыбызны саклау дигән сүз. Миркасыйм абый гомере буе археографик эзләнүләр белән шөгыльләнде. Аның иң зур казанышларының берсе – Казан дәүләт университетында археографик экспедицияләр оештыру булды.

60 еллар башында ук башланып киткән эш бүгенгә кадәр дәвам итә. Миркасыйм абый ничә дистә еллар шушы экспедицияләрнең җитәкчесе булды. Татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән Казанга китаплар һәм кулъязмалар алып кайтты. Алар фәнне үстерү өчен зур бер яхшы нигез булып тора”, ди Гыйләҗев.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, олуг галимнең олы юбилее уңаеннан ясаган чыгыш вакытында, бу хезмәтләрнең һәм эшләрнең барсын да бер кеше эшләде микән дип гаҗәпләнәбез, дип белдерде. Ратникова Миркасыйм Госмановның экспедицияләр җитәкчесе буларак, 850 дән артык авыл һәм калада булып 9 меңнән артык кулъязма һәм китап алып кайтылганлыгын да әйтеп узды.

Татарның төп кәсебе - мөгаллимлек


“Мин үземнең тормышымдагы зур табыш итеп фән өлкәсендәге юнәлешне таба алуымны исәплим. Юнәлешем исә, халкыбызның рухи һәм язма мәдәниятенә багышланган. Ә бу өлкәдә аерым-аерым конкрет табышлар бар. Алар киләчәктә дә булачак.

Чөнки бер хикмәт бар. Татар халкы бик күп халыклардан язуга, белемгә, гыйлемгә мөкиббән киткән халык буларак аерыла. Русиядә генә түгел, ә дөньяда татар кебек күпләп кулъязма, китап язган халыкны табу бик читен.


Әгәр безнең кулъязмаларны тулаем җыеп йөрәнсәң, русныкыннан күбрәк. Аның объектив сәбәпләре бар. Мөстәкыйль дәүләтчелеге булмыйча, типографияләре булмыйча яшәгән вакытта татар үзен саклар өчен һәрбер китапны күчереп язарга тырышкан. Аның бөтен дәреслекләре диярлек конспектлардан торган.

Гомумән, белемгә омтылу татарда борынгы чордан килгән бер сыйфат – ул аңлы белемле булу, кайда гына барса да белемен таратырга тырышу. Кайда гына барса да үзенең әйбәт, пөхтә гореф-гадәтен саклау белән бергә белемен дә сакларга тырышу.

Мин Мәскәү төбеннән алып Иркусткига кадәр булган арада бөтен авылларда йөреп чыктым дип әйтергә мөмкин. Бер гадәт бар – менә шушы күчкән татарлар күчеп килгәндә үзе белән тәхәрәт комганы, ләгәне һәм сөлгесен алган. Бу пакълек символы булган. Икенчесе, берничә китабын шул сөлгесенә, намазлыгына төреп алып килгән.

Бер җиргә килеп 10-15 татар гаиләсе җыела икән, иң беренче эш итеп гыйбадәт йортын булдырганнар һәм шуның янында 3-4 бала укырлык мәктәп сыйныфы ачканнар. Бу киң күренеш. Кайда гына килеп татар утырмый икән, иң беренче эше мәктәп ачудан башлана. Бу сыйфат белән ул бик күпләрдән аерыла.

Хәтта, үзен белемле итү, укый-яза белүдән тыш казакълар, үзбәкләр арасына барып бала да укыткан. Тора-бара җәдит мәктәпләрен ачып җибәрәләр. Хәтта Кытайга барып уйгурлар арасында да йөзләгән, йөзләгән мәктәп ачканнар, укытучы булып эшләгәннәр.

Бер кызык нәрсә, Кытайдан мин ул шартны бик әйбәт беләм, татар кешесенең төп кәсебе – мөгалимлек, укытучылык. Үзе ярты надан булса да, тегеләрне укытырга үзендә көч таба, белем таба”, ди Миркасыйм Госманов.

Татар халкының горурлыгы

Казан дәүләт университеты ректоры Мәкъзүм Сәлахов Миркасыйм Госмановны университетның Атказанган профессоры буларак әлеге белем һәм гыйлем йорты данын дөньяга таратучы буларак бәяли.

Уңда министр Гыйльметдинов котларга килә
Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов олуг галимне эпик, фундаменталь хезмәтләр атасы һәм татар халкының горурлыгы дип белдерә. “Татарлар тарихына багышланган ике томдагы фундаменталь хезмәт бар. Бу китапны мин кулымда тотканда, бездә шундый зур эшләр башкара ала торган галимнәр булу белән горурландым. Минем теләгем сезгә Миркасыйм абый: “Татарлар тарихы дәвам итә”, дип белдереп уңышлар теләү”, диде Гыйльметдинов.

Татарстанның киләчәгенә киңрәк карарга кирәк


Татарлар тарихының дәвамы – аның киләчәгенә мөнәсәбәттә Миркасыйм Госмановның үз карашы.

“Татарстанның киләчәген кайберәүләр бик тар итеп, шушы чикләр эчендә генә аерылып яшибез дигән формада, күрергә телиләр. Мин моны беркатлылык дип исәплим. Чөнки дүрт татарның өчесе Татарстаннан читтә яши. Ә калган өч татарны калдырып бер генә татарга тормышта, тарихта булмаган шартлар тудырырга мөмкин дигән фикер белән мин килешмим. Шуның өчен бер нәрсәне бик реаль хәл итергә кирәк.

Татарстан күпме сикерсә дә, аерылып күккә очып китә һәм бөтенләй башка дөньядан изоляциядә яши алмый. Телисеңме, юкмы шушы географик шартта яшәргә туры киләчәк. Шулай икән, бер татарны гына уйлап түгел, өчесен онытмыйча да яшәргә кирәк. Ә бу инде мәсьәләнең күпкә катлаулы булуын күрсәтә.

Мин Русиядә бер генә халыкка әстенлек бирә торган караш бетүен теләр идем. Төрле халыклар да үз ихтыярынча ирекле яшәсен дигән шарт тууын телим”, ди галим.

Анархистик җәмгыятькә таба китте


Миркасыйм Госманов Русиянең эчке сәясәте һәм илдәге тормыш үзгәрмәсә бүгенге хәлләр юньлегә алып бармаячак дигән карашта.

“Минемчә, менә шулай билгеләнгән план белән барса, Русияне әйбәт нәрсә көтми. Торгынлык барлыкка киләчәк һәм ахыр чиктә бу мәсьәлә конфликтлар белән хәл ителәчәк. Аның өчен халыкның ризасызлыгы бераз өлгереп җитергә тиеш. Хәзер дә аның кайбер сыйфатлары күренә башлады.

Әнә Ерак Шәректагы протестлар, Мәскәү һәм Петербурдагы урам йөрешләре очраклы түгел. Хикмәт шунда, бездә демократик җәмгыять төзибез дип беркадәр анархистик җәмгыять булдыруга таба китте.

Хәзер хакимият вертикале дигән булып яңадан анархизмның тагын торгынлыкка илтә торган тәртәләр арасына куып кертеп, инициативаны бетерә торган бер чаралар күрелә башлады.

Болай барса Русияне әйбәт шартлар көтми. Ләкин мин башкачарак үзгәреп әйбәт шартлар тусын иде дип теләр идем”, ди Миркасыйм Госманов.

Фәнни җәмәгатьчелек фикерен үзгәртүче


Күпләр Миркасыйм Госмановны һәрвакыт дөресен әйткәнгә, акыллы киңәшләре өчен хөрмәт итә. Казан думасы рәисе урынбасары Людмила Андреева әйтүенчә башкалалылар шәһәргә нигез салынуны ачыклауда керткән өлеше өчен дә бик рәхмәтле аңа. Галим Казанның шәрәфле вәкиле.

Миркасыйм Госманов Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия югары уку йортлары атказанган хезмәткәре. 1997 елдан 1999 елга кадәр Русия фәннәр академиясендә Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте президенты булып тора. Тюркология һәм тарихны өйрәнүдәге хезмәтләре өчен 2007 елда PIACның (Даими халыкара алтайны өйрәнү конференциясе) Алтын медале белән бүләкләнә. Ә 2008 елда Ислам оешмасы конференциясенең IRCICA (Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнүдә тикшерү үзәге) бүләген ала. Академик, тарих фәннәре докторы, профессор.

Татарстан фәннәр академиясе баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина сүзләренчә, зур галимнәр берничә төрле була.

“Фәнни җәмәгатьчелектә бериш галимнәр зур фәнни ачышлар ясый. Һәм бу ачыш үз артыннан бик күп яңа ачыш ияртеп килә. Кайбер галимнәр, киресенчә, укучылар тәрбияли. Бу укучылар яңа ачышларга йөз тоткан була. Өченче төр галимнәр, мин аларны бик акыллы, алдан күреп эш йөртә торган зирәк галимнәр дияр идем, алар – җәмәгатьчелекнең фикерен үзгәртүче галимнәр.

Дания Заһидуллина
Миркасыйм Госманов үзе сайлаган төрки татар тарихы юнәлешендә дә, Татарстанда фән үсеше ягыннан да фәнни җәмәгатьчелек фикерен үзгәрткән кеше.

Минем истәлегем нәкъ шуның белән бәйләнгән дә. Миркасыйм Госманов фәнни эшчәнлегенең беренче адымнарын ясаганда ук “Шура” журналының библиографик күрсәткечен эшләгән кеше. Фәнгә кереп киткәндә мин дә Лобачевский исемендәге китапханәдә узган гасырның 64 елында машинкада басылган кирпеч калынлыгындагы менә шушы библиографик күрсәткеч белән танышудан эшне башладым.

Ул күрсәткеч миңа XX йөз башы мәдәни күтәрелешенең һәйкәле булып тоелды. “Шура”журналындагы байлык шаккатырды һәм фикерне үзгәртте. Мин XX йөз башы аралыгын бер генә вакыт белән дә чагыштырып булмый торган чор икәнлеген аңладым.

Гомумән алганда, Миркасыйм Госмановның чыганаклар белеме һәм археография өлкәсендәге эшчәнлеге фәнни җәмәгатьчелекнең чыганакларның роленә һәм төрки татар тарихына караган карашын үзгәртүче эшчәнлек булды. Бу эшчәнлек безгә үз тарихыбызны кайтарырга, андагы “ак таплар”ны бетерергә ярдәм итә”, ди Дания Заһидуллина.

XS
SM
MD
LG