Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:55

“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 21 ел тулды. Шул уңайдан “Самар төбәге татарлары” дигән китап басылып чыкты.

Китаптагы кайбер мәгълүматларга күз салыйк.

1370 елда болгарлар үзләренең утлы артиллерияләрен булдырганнар. Самар өлкәсендәге атаклы Жигули таулары да татарның “Җигүле” сүзенә барып тоташа икән. Тарихта күренекле исемгә әйләнгән Муромский городок та борынгы төрки сүздән яралган. Мюра” – “Муран”, елга мәгънәсендә.

Профессор Халиков фикеренчә, Самар татарларының нигезләре болгар татарларга тоташа. Кондурча елгасы “кондыз” исеменнән ясалган, Кинель – “киң ил” дигәнне аңлата. Болгарлар 1223 елны монголларны беренче мәртәбә бүгенге Самар өлкәсе җирлегендә җиңгәннәр. 1367 елны ике туган Пицигано төзегән картада Итил елгасы ярында, ә "Итил” бүгенге Иделнең борынгы исеме, “Сомар” – Самар торак пункты теркәлә.

Туктамыш белән Тимур арасында узган канлы сугыш та 1391 елны бүгенге Самар өлкәсе җирләрендә узган. Китап шунысы белән дә кадерле, борынгы Болгар тарихы бүгенге татарлар яшәеше белән бәйләп бирелә.

“Самар төбәге татарлары” исемле китап рус телендә басылган һәм барлык тиражы да милли хәрәкәт оешмасы аша татар тарихы белән кызыксынучыларга бүләк итеп тапшырылачак.

XS
SM
MD
LG