Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдишин: “Кеше һәм сәяси эшчәнлек хокуклары бозылды”


Тәлгать Әхмәдишин
Тәлгать Әхмәдишин

Бакуга бару юлында булган вәзгыять буенча Әхмәдишин, кеше һәм сәяси хокуклар тупас базыла, болар барысы да тикшерү эшен башлау өчен сәбәп булып тора, дип саный.

“Азатлык” татар яшьләре берлегенең элекке рәисе, Халыкара төрки яшьләр оешмасының шәрәфле рәисе Тәлгать Әхмәдишин төрки оешмалар белән элемтәдә тора. Быел 22 майдан 26 майга кадәр Азәрбайҗан башкаласы Бакуда Халыкара төрки яшьләре берлеге лидерларының очрашуы узды. Бу берлектә төрки дөньяның 30-дан артык оешмасы тора һәм алар тел, мәгариф, мәдәният, экология проблемалары белән шөгыльләнә.

"Азатлык" хәбәрчесе Бакудагы очрашуның ни дәрәҗәдә узуы белән кызыксынып, Тәлгать Әхмәдишинга мөрәҗәгать иткән иде. Тәлгать әфәнде төрки яшьләр лидерлары очрашуы хакында сөйләргә бик теләп риза булса да, сүзне Чаллыда, Әлмәттә, Бөгелмәдә булган вакыйгаларга, ягъни аның шушы очрашуга бара алмый калу куркынычы хакында күбрәк сөйләде. Хокук органнары аны Бакуга җибәрмәү өчен шактый тырышканнар шикелле. Төрки яшьләр форумына караганда Әхмәдишин Татарстанда органнарның каршылыгы турында:

“Мин 19 майда Абдуллин станциясеннән Бакуга китәргә тиеш идем. 18 майда төнге 11-дә ФСБ хезмәткәре Викентьев мине өй төбендә каршы алды һәм Бакуга бармаска, чыгыш ясамаска дип басым ясады. Бу тәкъдимгә мин каршы килдем. Иртә белән мин Абдуллинга үз машинам белән барырга уйладым. Ләкин ул кабынмады. Такси ялларга туры килде. Әлмәткә җиткәндә безне ГИБДД туктатты. Шоферның кәрәзле телефонын алдылар, аның урланганмы, юкмы икәнен белешә башладылар, тегендә, монда шалтыраттылар. Аннан икебезнең дә паспорт мәгълүматларын күчереп яза башладылар.

Әхмәдишин машинасыннан чыккан билгесез сыеклык
Безне шулай 40 минутлап тоттылар. ГИБДД хезмәткәрләре Хәбиров һәм Смоленков безне җибәргәч, тагын озак китә алмадык, Бөгелмә юлында башка ДПС экипажы куып җитеп туктатты. Бер хезмәткәрнең баш бармак чугына каләм белән безнең машинаның номеры язылган иде. Безне милиция бүлегенә алып киттеләр. Андагы дежурный Кәбиров паспортларны карагач җибәрде. Поезд китәргә 1-2 минут калгач кына станциягә килеп җиттек. Аларның максаты мине Баку поездыннан соңга калдыру иде. Шуның белән минем кеше һәм сәяси эшчәнлек хокуклары бозылды”, диде ул.

Бакудан кайткач Тәлгать Әхмәдишин машинасын төзәттерергә бара. Ватык машинаны тикшергәндә ягулык системасында ниндидер аксыл-соргылт сыекча табыла. Кеше һәм сәяси эшчәнлек хокуклары бозылу турында Әхмәдшин Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Дәүләт Шурасы, прокурор Кафил Әмиров, эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәров һәм башкалар исеменә вакыйганы тикшерүне сорап хат юллый.

Бакуга бару юлында булган вәзгыять буенча Әхмәдишин, кеше һәм сәяси хокуклар тупас базыла, болар барысы да тикшерү эшен башлау өчен сәбәп булып тора, дип саный. “Мондый эзәрлекләүнең башында әлбәттә Мәскәү тора. Татарстан җитәкчелеге позициясе дә Мәскәүнекеннән әлләни аерылмый. Татарстан президенты безнең хокукларны яклауда гарант булып тора, аңа мөрәҗәгать итүем урынлы”, дигән фикердә Әхмәдишин.
XS
SM
MD
LG