Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ-Гарәп илләре мөнәсәбәте яхшырырмы?


Обаманың Каһирәдә ясаячак чыгышы Израил-Фәләстин низагын чишүдә зур роль уйнар дип көтелә. Шулай ук бу сәфәрдән соң АКШ һәм Гарәп мөнәбәтләренең үзгәрүенә ышанучылар да бар.

Элекке Перу дипломаты һәм АКШның Якын көнчыгыш низагы буенча БМОдагы махсус вәкиле булып эшләгән Алваро де Сото, Обаманың бу низагны чишүе, һичшиксез АКШ белән мөселман Гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрнең яхшыруына этәргеч булачак, дигән карашта тора.

"Израил-Фәләстин низагын чишү тырышлыгы, гарәп дөньясында көнбатышка булган карашны үзгәртүдә зур роль уйнаячак. Алар көнбатышны тараф тотуда һәм көч белән хәрәкәт итүдә гаепли иде", ди ул.

Җамс Зогби
Вашингтонда урнашкан Гарәп-Американ институты башлыгы Җамс Зогби исә, Обаманың Якын көнчыгыш низагын чишү тырышлыклары гарәп дөньясына тәэсир итсә дә, аның барлык ислам илләренә бер төсле тәэсир итүе икеле, ди:

"Көнбатыш, гарәп илләре белән ислам илләре арасында аерма күрмәсә дә, мин мондый хатаны кабатламас идем. Ислам дөньясы ул бик киң һәм АКШ белән низагны телгә алганда, ул кайбер Гарәп илләренә генә кагыла. Шуңа башта бу аерманы яхшы аңларга кирәк. Фәләстин низагында АКШ гадел хәрәкәт итәргә тиеш", ди Җамс Зогби.

АКШ белән мөселман илләре мөнәсәбәтләре билгече, Катарда урнашкан Брукинг институты башлыгы Һади Амер, институт тарафыннан 6 гарәп илендә уздырылган фикер сораштыруларда, Израил-Фәләстен низагының көн тәртибендә торуын телгә ала:

"Гарәпләрнең 38 % Израил-Фәләстен мәсьәләсен беренче дәрәҗәдә хәл ителәсе мөһим мәсьәлә дип карый", ди ул.

Белгечләрнең күпчелеге, Гарәп илләре Израил-Фәләстин низагын үз сәяси максатларында кулланырга тырыша икән. Хәтта кайбер ислам оешмаларының эшчәнлеге бу низагка бәйле дип уйлаучылар бар.

Берлиндагы бәйсез Фәләстин белгече Әкрәм Бәкир: "Кызганычка каршы һәр бер кеше Фәләстин мәсьәләсен үз мәнфәгатендә кулланырга тырыша. Кайсыбер авторитат гарәп илләре үз халкын бастыру өчен Фәләстинне куллана. Яисә кемгәдер каршы көч кулланырга теләгән кешеләр Фәләстингә ярдәм итәбез дип, террор чаралары кыла. Бу гамәлдән ин күп зыянны хаман мөселманнар күрә", ди.

башка язмалар

XS
SM
MD
LG