Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама ни өчен Каһирәне сайлаган?


Кушма Штатлар президенты Барак Обаманың дөнья мөселманнарына мөрәҗәгате өчен нәкъ Каһирәне сайлавы күпләрдә аптыраш уятты. Ни өчен нәкъ Каһирә?

Обама Кушма Штатлар президенты булгач та гарәп телевидениесенә әңгәмә бирде, иранлыларны Нәүрүз бәйрәме белән котлады һәм Төркиядә чыгыш ясады.

Аның Каһирәдәге чыгышы да Америка белән мөселманнар арасында күпер булдыруга бер юл дип бәяләнә.

Әлеге чыгышын президент ни өчен гарәп иле һәм ислам мәгарифе һәм мәдәнияте үзәге булган Каһирәдә ясарга уйлаган соң? Чөнки күп кенә күзәтүчеләр Обама мөселманнар күпләп яшәгән һәм аның балачагы белән бәйле булган Индонезияне сайлар дип көткән иде.

Узган атна азагында президент хакимиятенең кайбер җитәкчеләре матбугат очрашуы уздырып, журналистларның нәкъ шушы сорауларына җавап бирергә тырышты.

Алар Мисырны Кушма Штатларның күптәнге хезмәттәше, гарәп дөньясының төп шәһәрләренең берсе һәм Якын Көнчыгышта мөһим роль уйнаучы ил дип атады.

Обама үз чыгышын Каһирә университетыннан ясаячак. Илдә яшьләр күп булганны исәпкә алып, чыгышында да моңа игътибар юнәлтелер дип фаразлана.

Үз чыгышы өчен урын сайлау Обама өчен җиңел булмагандыр. Мисал өчен, мөселманнарның 15% гына гарәп икәнне исәпкә алганда, бөтен мөселман дөньясына гарәп иленнән мөрәҗәгать итү уңышлы булмаска да мөмкин. Шул ук вакытта аны гарәп иленнән читтә уздыру да аңлашылмаучанлык тудырыр иде.

Карнеги үзәгенең гарәп һәм АКШ сәясәте белгече Мишель Данн бөтен кешене дә канәгатьләндерерлек урын табу һич мөмкин түгел дигән фикердә тора.

“Обама хакимияте Якын Көнчыгыш мәсьәләсен “мөгезеннән алды” дип әйтеп була. Ягъни ул катлаулы проблемаларны читләтеп узмавын күрсәтә. Әгәр ул үз чыгышын гарәп дөньясында ясамаса, бу аның җиңел генә котылуы кебек күренер иде”, ди ул.

Мисыр сәясәт белгече Амр Хамзави сүзләренчә, Обама гомумән, төбәктәге мәсьәләләрне күтәрмәкче була. Мисал өчен фәләстин-Израил низагы, Гыйрак киләчәге, Иран атом программасы, экстремистлык үсеше турында сүз барыр дип уйлый ул.

Хамзави әйтүенчә, Мисырда демократия булмау һәм кеше хокуклары бозылуы һәркемгә мәгълүм. Шуңа халык Обама үз чыгышында Мисыр җитәкчесе Хөсни Мөбәрәкнең авторитар сәясәте, демократия һәм кеше хокуклары мәсьәләсен дә күтәрер дип өметләнә.

“Аның нәкъ Мисырда чыгыш ясарга уйлавы, Обаманың демократия һәм кеше хокуклары проблемаларын читләтеп уза алмавын күрсәтә. Һәм бу киләчәк сәясәт өчен бик мөһим”, ди Мишель Данн.


башка язмалар

XS
SM
MD
LG