Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:17

The New York Times газеты Казандагы Хизб ут-Таһрир эшенә бәйле хөкем ителүчеләр һәм Мәскәүнең илдәге мөселманнарга карата cәясәте турында яза.

"Русиянең исламга карата каршылыклы сәясәте һәм аның мәхкамә эшендә чагылышы" исемле мәкаләдә Казанда Һизб ут-Таһрир оешмасында әгъза булуда һәм Русия хакимиятен көч белән бәреп төшерергә җыенуда гаепләнүче 12 кешене хөкем итү турында сүз бара.

Гаепләнүчеләрнең күпчелеге оешмада әгъза булуларын кире кага. Аларның туганнары һәм хокук яклаучылар исә милиция һәм махсус оешмалар гаепләнүчеләрне азаплаулар аша үз гаепләрен танырга мәҗбүр иткән ди.

Русиядә һәм кайбер БДБ илләрендә Һизб ут-Таһрир террорчы оешма дип санала һәм тыела.

Әмма Һизб ут-Таһрир үз максатларына ирешү өчен көч куллану сәясәтен кискен кире кага һәм Кушма Штатларда да, Европаның күпчелек илләрендә дә ул тыелмаган.

The New York Times Явыз Иван чорыннан бирле Мәскәү хакимияте астында яшәүче татарлар мөселман булсалар да, киенүләре белән дә урыслардан әллә ни аерылмый, аракыны да шулай ук ярата дип яза.

Рәсмиләр һәм дини җитәкчеләрнең шушы урнашкан тәртип читтән килгән дини агымнар сәбәпле бозыла башлавына борчылуы һәм бу төбәкне тотрыксызландыра ала дигән уйлары китерелә.

Хөкем ителүчеләрнең туганнары аларның террор гамәлләре әзерләмәгәнлеген, бары тик исламдагы төрле агымнар белән генә кызыксынганлыгын һәм фәлсәфи уйларга омтылганлыгын, җирле дини җитәкчеләр ярдам итә алмаганга, аларның шул тыелган оешмага мөрәҗәгать иткәнлеген белдерә.
Вәлиулла Якуб

Татарстан диния нәзарәте рәис урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якуб та дини җитәкчеләрнең яшь мөселманнар мәнфәгатьләрен һәм теләкләрен канәгатьләндерә алмавын таныган.

"Бу кешеләр кылган гамәлләре өчен түгел, ә фикерләре өчен зинданга ябылды, әгәр дә мин һәм башка дини әһелләр алар белән ныграк эшләп аларга аңлаткан булсак, күп нәрсәләр болай булмас иде", - дигән Якуб.

Газета бу хөкем эше Русия хакимиятләренең илдәге 15-20 миллион мөселманга карата алып барган каршылыклы сәясәтен чагылдыра ди.

Бер яктан хакимият мәчет-мәдрәсәләр төзелешен яклый, хәтта Владимир Путин президент булган чагында Согуд Гарәбстанының русияләргә Хаҗга баручылар урыннарын арттыруын яклады, икенче яктан мөселманнарның ирекле фикер йөртүенә каршы эзлекле көрәш, куркыту, эзәрлекләү сәясәте алып бара һәм бу эштә хәтта еш кына канун кысаларыннан да чыга ди.

Хөкем ителүчеләрнең күбесенең дусты булган ислам диненә күчкән рус егете Дмитрий Афанасов үзенең милиция тарафыннан берничә мәртәбә аңын югалтканчы кыйналганлыгын, дусларына каршы террор гаепләүләрен раслауны танытыр өчен азаплауларга дучар булганлыгын сөйләгән.

Анда шулай ук Русия Фәннәр Академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты өлкән хезмәткәре Руслан Корбановның Русия хакимиятләре алып барган яшь мөселманнарның исламда яңача фикерләүгә каршы көрәше киресенчә аларны радикәлләштерергә генә мөмкин дигән сүзләре дә китерелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG