Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия рәсмиләре Мисырда тоткарланган студентлар белән очрашты


Русия дипломатлары Мисырның әл-Әсхәр университетының тоткарланган студентлары белән очрашты.

Берничә көн кичектерелеп килгән бу очрашу Мисыр эчке эшләр министрлыгының паспорт-виза идарәсе һәм мөһәҗирлек бинасында үтте.

Мисыр вәкилләре әйтүенчә, очрашуга берничә минут кала Русиянең 10 студенты иреккә чыгарылган.

Хакимиятләр аларның документлары тәртиптә булуын танып, алар укуларын дәвам итә ала дигән.

Студентлар исә 8 кешенең генә азат ителүе турында әйтә.

Мисыр иминлек хезмәте вәкиле әйтүенчә, 14 студент Мисырдан чыгарылып җибәреләчәк. Тагын 3 студентның язмышы әле билгеле түгел.

Русия һәм башка илләрнең студентлары паспорт-виза тәртибен бозуда шикләнелү сылтавы белән узган атнада тоткарланган иде.
XS
SM
MD
LG