Accessibility links

Кайнар хәбәр

TI: Ришвәтчелектән ярлы гаиләләр күбрәк җәфа чигә


Transparency International хисабы коррупция аркасында күп илләрдә хөкүмәткә ышанычның кимүен, иң зур зыян ярлы катламнарга килүен күрсәтә.

Дөньяда коррупция һәм ришвәтчелекне тикшерүче Transparency International оешмасының дөньяда коррупция торышы турында әле генә чыгарылган еллык хисабында ришвәтчелек күп кенә илләрдә халыкның хөкүмәткә ышанычын киметә һәм ришвәтчелектән иң зур зыян ярлы катламнарга килә диелә.

Хисапта күп кенә илләрдә хосусый тармак ришвәтләр белән дәүләт сәясәтенә тәэсир итә, иң ярлы гаиләләр көндәлек вак-төяк ришвәтләрдән җәфа чигә диелә.

Бу хисап 69 илдән 73 меңләп кешенең фикерләренә нигезләнә һәм оешма үз хисабының иң күп илләрне үз эченә алучы документ дулуын белдерә. Шулай да анда Әфганстан, Иран, Гыйрак яки Үзәк Азия илләре турында берни дә әйтелми.

Быелгы хисапта контрольсезлек һәм ширкәтләрнең җавапсызлыгы аркасында килеп чыккан финанс кризисының җәмәгатьчелекне айнытып җибәргәнлеге күренә.
Миклос Маршалл

Transparency Internationalның Европа һәм Үзәк Азия бүлеге мөдире Миклос Маршалл бу хөкүмәт күзәтүе җитмәү аркасында гына түгел, банкларның һәм финанс оешмаларының соңгы еллардагы шикле гамәлләре аркасында да килеп чыкты ди.

Әлеге хисап өчен үткәрелгән фикер белешүдә катнашканнарның яртысы үз илләрендәге хосусый тармак ришвәтчел дип исәпли һәм ул дәүләт карарларына тәэсир итәр өчен ришвәт бирергә әзер дип саный.

Хисапта моның бигрәк тә элекке Советлар Берлеге илләренә туры килүе әйтелә.

Әмма дөнья күләмендә иң коррупциячел оешмалар дип сәяси фиркаләр санала икән.

Кечкенә күләмдәге ришвәтләр киң таралган илләр арасында да элекке Советлар Берлеге дәүләтләре алда бара. Андыйлар рәтендә беренче урында Азәрбәйҗан белән Әрмәнстан тора. Уганда, Камбодҗи һәм Сиерра Леона да шул тирәдә.

Transparency International хисабына караганда, Әрмәнстан, Азәрбәйҗан һәм Русиядәге фикер белешүдә катнашканнарның 23-тән алып 49 процентка кадәре кечкенә ришвәтләрне үз илләренең иң зур проблемалары дип саный.

Маршалл әйтүенчә, Әрмәнстан белән Азәрбәйҗанда дәүләт хезмәткәрләренең ришвәтчелеге аеруча киң таралган.
Азәрбәйҗанда милиция хезмәткәре ришвәт ала

“Сез яки туганнарыгыз былтыр ришвәт түләдеме”, - дигән сорауга Азәрбәйҗанда 46 процент, Әрмәнстанда 43 процент “әйе» дип җавап биргән. Дөнья күләмендә уртача исә андыйлар 13 процент икән.

Фикер белешүдә катнашканнарның күпчелеге коррупциягә каршы, шул исәптән кечкенә ришвәтләргә каршы көрәшү өчен хокукый мөмкинлекләр җитми дип уйлавын белдергән.

Transparency International хисабына караганда, күп кенә илләрдә ришвәтчелектә мәхкамәләр хосусый тармактан гына калышып бара.

Фикер белешүдә катнашучыларга: “Сез кыйбатрак бәягә коррупциядән азат ширкәтләрнең таварларын алырга ризамы”, - дигән сорау да бирелгән. Халыкның яртысы диярлек риза булуларын белдергән.
XS
SM
MD
LG