Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Элекке совет илләрендә милләтара нәфрәтнең үсүе күзәтелә. Соңгы елларда бу илләрдә үтә милләтче төркемнәр әүземләште. Моның сәбәбе нәрсәдә?

Шушы елның беренче биш аенда Русиядә милләтара нәфрәт нигезендә 30 үтерү очрагы теркәлгән. Узган ел бу сан 66 булган. Яртылаш кимү булса да, милләтара нәфрәт нигезендә җинаятьләр саны югары булып кала. Андый һөҗүмнәр Русиянең 20 төбәгендә теркәлгән.

Алай ук зур күләмдә булмаса да, милләтара нәфрәтнең үсүе Украина, Беларус һәм башка элекке совет илләрендә дә күзәтелә.

Ксенофобиянең дәрәҗәсе илдән илгә үзгәрә. Ләкин элекке совет илләрендә аның чыганаклары бер үк, ди Мәскәүдәге этнология һәм антропология тикшеренү үзәге башлыгы Эмиль Паин:

“Төп сәбәп – элекке систем җимерелгән, яңасы әле булдырылмаган. Бу илләрнең барысында да милләтчел процесслар бара. Моңа тискәре күренеш дип карарга була, ләкин пост-империя, пост-тоталитар җәмгыятьләр өчен бу котылгысыз күренеш.”

Совет режимы милли үзенчәлекләрне үстерү өчен артык тырышмады, тулаем милләтләрне сөргенгә куды, милли гореф-гадәтләре фольклорга кайтарып калдырды.

Коммунист җитәкчеләр “халыклар дуслыгы” дигән төшенчәне алга сөрсә дә, җәмгыятьтә ксенофобия һәм антисемитизм кәефләре һәрчак булды. Шушы хисләр хәзер өскә калкып чыкты, ди Эмиль Паин:

“Бу илләрнең берсендә дә демократия йә чыдамлык тәҗрибәсе булмады. Чыдамлык ул милли азчылыкларга карата гына түгел. Чыдамлык ул сәяси, идеологик, социаль яктан үзгә булганнарның да үз фикерләрен әйтү хокукын тану.”

Коммунистик җитәкчеләр кебек хәзерге җитәкчеләр дә ксенофобик хисләрне контрольгә ала алый. Милләтара нәфрәт нигезендә көч куллануларга күз йомып, алар бу нәфрәтнең үсүенә юл куя.

Ихтыяр кытлыгы

Amnesty International оешмасы узган атна бәян иткән хисабында элекке совет илләрендә расизмга каршы тору өчен сәяси ихтыяр җитми, дигән нәтиҗә ясаган. Хисапта шундый мисал китерелә:

Украинада дүрт яшүсмер бер Көньяк Корея кешесен кыйнап үтергән өчен 13 ел төрмәгә хөкем ителгән. Яшүсмерләр аны вәхшиләрчә типкеле итекләр белән типкәләгән, кореялы башына кан савып үлгән. Әмма аларга бары тик тәнгә зыян китерү, хулиганлык дигән гаепләү белдерелгән.

Көньяк Кореяның Киевтагы илчелеге тырышлыгы белән генә бу гаепләү милләтара нәфрәт нигезендә үтерүгә үзгәртелгән. Әле анда да прокуратура гаепләүдән расачыл төсмерне төшереп калдырырга тырышкан.

Amnesty International оешмасы белгече Джон Дальхойзен сүзләренчә, хәзерге икътисади кризис шартларында расизмга каршы көрәштә сәяси ихтыярның кытлыгы бигрәк тә куркыныч:

“Кризис социаль киеренкелек, ризасызлык артуга китерә. Милли азчылыклардан «корбан тәкәсе» ясау, бар гаепне аларга тагу тырышлыгы да арта. ”

Җәмгыятьнең зәгыйфь булуы, хокук яклаучыларның бастырылуы эшне тагы да авырайта.

Русиянең расизмга каршы «Сова» төркеме мәгълүматына караганда, шушы елда гына Русиядә 147 нео-наци һәм расачыл һөҗүм теркәлгән.

Үтә милләтчеләр, аларга берни дә булмаячагын сизенеп, азчылык милләт вәкилләренә, расизмга каршы көрәшүче зыялылар, хокук яклаучылар, студентларга каршы һөҗүмнәрен арттыра.

XS
SM
MD
LG