Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:23

Русиялеләр Гонконгка визасыз килә алачак


1нче июльдән башлап Русия ватандашлары 14 көнгә Гонконгка эш белән яки ял итәргә визасыз килә ала. Бу төбәкнең паспорты булган кешеләргә дә Русиягә килеп китәргә мөмкинлек бирелә.

Бу хактагы килешүне Русиянең Кытайдагы илчесе Сергей Разов һәм Гонконгның иммиграция эшләре министры Саймон Пех имзалады, дип хәбәр итә агентлыклар.

Хәзерге вакытта Кытайның Сянган махсус административ районына, ягъни Гонконгка визасыз 137 ил вәкиле килә ала.

Гонконг вәкилләре, ике арада бизнесны ныгыту максаты куелуы турында белдерә.

XS
SM
MD
LG