Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль торак базар бәясенә якынлашты


Казанда кинәт кенә яшь гаиләләр өчен социаль ипотека бәясе артты. Хәзер аның квадрат метры инде базардагы фатир бәясеннән әллә ни аерылмый.

Татарстанның бюджет оешмасында аз хезмәт хакы алып эшләүчеләрне фатирлы итүгә нигезләнгән социаль ипотека шартлары катлауланганнан-катлаулана бара. Әле күптән түгел торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин чиратта торучы һәр гаилә ай саен 2 мең 200 сум кертеп барырга тиеш дип әйтте. Бу акчаны кертмәгәннәр исемлектән төшерелеп калдырачагын белдерде.

Кризис заманында очын-очка ялгап барган бюджет тармагында эшләүчеләр өчен бусы да зур акча. Әле күпләр үз фатирлары булмау сәбәпле, яллап яшәүче тораклары өчен дә түләргә тиеш.

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бу көннәрдә яшь гаиләләр өчен социаль ипотеканың 700 сумга артуы мәгълүм булды. Әлеге хәл күпләрне аптырашта калдырды.

Чөнки мартта узган дәүләт торак фондының химаячеләр шурасы утырышыннан соң, фонд җитәкчесе киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин бәяләр узган елгы кебек калачак дигән иде.

Әмма фатир алырга чиратта басып торучылар район хакимиятенә документларын киредән теркәтергә баргач, аларга квадрат метр өчен элеккечә 27 мең 500 сум түгел, ә 28 мең 200 сум түләргә туры киләчәген әйткәннәр.

Татарстан дәүләт торак фондында Азатлыкка моның сәбәпләрен аңлатырлык кеше табылмады. Җитәкченең киңәшчесе бүлек башлыгына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Әмма анда төштән соң телефонны алучы булмады.

Бизнес-онлайнга исә Мидхәт Шәрифуллин бу хәлне төзелеш бәясенең үзкыйммәте артуы белән аңлаткан. Аның сүзләренчә, мисал өчен Глушко урамындагы 6а-3 йортны төзегәндә бик яхшы сыйфатлы кирпеч кулланылачак икән, шулай ук чит илдә җитештерелгән лифтлар куелачак.

Әмма фатирлы булырга теләүчеләр: без бөтен яктан да югары сыйфатлы булган торакка өмет итмибез, ди. Чөнки аны түләп бару аларга кыйммәткә төшәчәк.

Икътисади кризис башлангач, болай да күп кенә гаиләләр социаль ипотекага алган фатирлары өчен түләп бара алмауларын әйтте. Шуңа хәзер фатир өмет итүчеләр яңа бәяләрне күргәч куркуга калды. Ник дигәндә, инде социаль ипотека бәясе базардагы фатир бәясенә тиң дип әйтергә була. Шул сәбәпле керткән акчаларын кире алырга теләүчеләр дә бар. Әмма инде бер ай элек мөрәҗәгать итүчеләргә әле акчалары хаман кайтарылмаган икән.

Бу хәлләрнең барысы да торак фондының финанс проблемасы белән бәйледер күрәсең, чөнки акча кертеп барырга тиешле ширкәтләрнең да күбесе, кризис сәбәпле, бу түләмнәрдән баш тарта.
XS
SM
MD
LG