Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Чечнядагы хәлләр турында хисап тотты


Федераль иминлек хезмәте Русия президентына Чечнядагы хәл турында хисабын тапшырды, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.

Республикада "Контртеррор чарасы" дигән статус алынганнан соң, вәзгыять контрольдә тотыла, дип белдерде ФСБ башлыгы Александр Бортников.

"Контртеррор чарасы"ның тәмамлануы турында 2009 елның 16 апрельдә игълан ителде.

ФСБ башлыгы сүзләренчә, хокук саклау оешмалары Чечня һәм Ингушетиядә сугышчыларга каршы уртак чаралар үткәрә. Соңгы чара 16 майда башланган. Ай ахырында 12 сугышчы үтерелде, дип хәбәр иткән Бортников.

Русия президенты, бандитлар юк ителергә тиеш, дип белдерде һәм җинаятьчел берләшмәләрне ачыклау эшен дәвам иттерергә чакырды.

Чечняда “Контртеррор чарасы” тәмамлангач, террор белән көрәш чаралары башка төбәкләрдәге кебек дәрәҗәдә алып барыла.

Аерым алганда, Чечнядан 20 мең хәрбинең чыгарылуы күз алдында тотылган иде.
XS
SM
MD
LG