Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарих өчен көрәш


Адольф Һитлер 1938 елда үзенең тарафдарлары алдында чыгыш ясый
Адольф Һитлер 1938 елда үзенең тарафдарлары алдында чыгыш ясый
Соңгы вакытта Русиядә тарихны “дөрес итеп” тасвирлау тырышлыклары күзәтелә. Русия президенты “тарихны бозып күрсәтүгә каршы” комиссия төзеде. Думада “нацизмны аклауга каршы” канун өлгесе тикшерелә.

Кайчак бу тырышлыклар сәер төсмер ала. Саклану министрлыгы сәхифәсендә икенче дөнья сугышының башлануы өчен Польшаны гаепләгән мәкалә урнаштырылды. Православ чиркәвенең дә тарихка үз карашы бар икән.

Тарих комиссиясе

Нацизмны аклау тырышлыгына каршы яңа канун өлгесе Русия думасына Җиңү көне алдыннан тапшырылды. Бу канунда нацизм җинаятьләрен аклаган өчен 5 елга кадәр төрмә җазасы каралган.

Берничә көннән Русия президенты Дмитрий Медведев үзенең карары белән бер үзенчәлекле комиссия төзеде. Аның исеме шакытй озын, ун сүздән тора, татарчага болайрак тәрҗемә итеп була: «Тарихны Русия мәнфәгатьләренә зыянга бозып күрсәтү тырышлыкларына каршы тору комиссиясе».

Комиссиягә кемнәр керәсенә күз салсаң, аның җитдилегендә шик калмый: саклану, тышкы эшләр министрлыгы, генераль штаб, тышкы күзләү, иминлек хезмәте, дәүләт серен саклау комиссиясе вәкилләре, шулай ук, юстиция, мәгариф, мәдәният, матбугат рәсмиләре. Барлыгы 28 кеше. Араларныда ике тарихчы да бар.

Комиссиянең төп максаты “Русиянең абруен киметүгә юнәлтелгән тарихи вакыйгаларны һәм фактларны бозып күрсәтү очракларын туплап, президент исеменә хисаплар әзерләү” диелгән. Моннан тыш ул “бозып күрсәтүләргә” каршы тору стратегиясен әзерләргә, президентка конкрет чаралар тәкъдим итәргә тиеш булачак.

Шушы комиссиянең эшчәнлеге турында әлегә мәгълүмат юк. Ул арада бу "тарихны бозып күрсәтүгә каршы көрәш" көтелмәгән төсмерләр ала башлады. Ул арада саклану министрлыгының интернет сәхифәсендә «Сугыш энциклопедиясе» бүлегенедә игътибарга лаеклы бер документ дөнья күрде.

Польша гаебе

Сугыш тарихы институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, полковник Сергей Ковалев имзалаган бу документта икенче дөнья сугышы башлану өчен Германия түгел, ә Польша гаепле, дигән нәтиҗә ясала.

Автор язуынча, 1938 елда Һитлер Польшага берничә таләп куйган: Данциг шәһәрен Өченче Рейхка кайтарырга. Көнчыгыш Пруссияне Германия белән бәйләү өчен Польша аша машина һәм тимер юллары төзергә рөхсәт бирергә.

Ковалев әфәнде бу таләпләрне "бик тә урынлы" дип атый. Версаль килешүе нигезендә Польшага эләккән Данциг шәһәрендә күбесенчә алманнар яшәгән, алар үзләре дә тарихи ватаннарына кайтырга теләгән, ди ул.

Германиянең ике өлешен тоташтырачак юл "коридорына" килгәндә, Һитлер аның тирәсендәге җирләргә дәгъва итмәгән, дип яза ул.

Польша Һитлерның таләпләрен кире каккан. Ковалев фикеренчә, ахыр чиктә бу сугыш башлануга китергән.

Кайбер белгечләр саклану министрлыгы сәхифәсендә мондый текст пәйда булуга гаҗәпләнү белдерә. «Глобаль сәясәттә Русия» журналы мөхәррире Федор Лукьянов сүзләренчә, мондый язмалар Русиянең абруена зыян китерә. Поляклар әллә ни гаҗәпләнмәс, ә менә алманнар шаккатачак, чөнки бу язманы нациларны аклау дип аңларга була, ди ул.

Пәнҗешәмбедә саклану минситрлыгының матбугат үзәге, «Сугыш энциклопедиясе» бүлегенедә урнаштырылган мәкаләләр, шул исәптән полковник Ковалев мәкаләсе дә, министрлыкның рәсми карашын чагылдырмый, дигән белдерү ясарга мәҗбүр булды.

Чиркәү карашы

Икенче дөнья сугышын нәтиҗәләре тирәсендәге бәхәстән урыс чиркәве дә читтә калмады. Чәршәмбедә Русия патриархы Кирилл бу сугышны “кылган гонаһлар, диннән тайпылган өчен Аллаһы Тәгаләнең биргән җазасы” дип атады.

Патриарх сүзләренчә, һәркемнең, шул исәптән чиркәүнең дә, тарихны үзенчә аңлатырга хокукы бар.
XS
SM
MD
LG