Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:22

“Безнең гәҗит”нең чираттагы санында укучы хатлары күпләп урнаштырылган. Ләйсән Гайнетдинованың “Әсирлектә узган гомер” язмасы татар матбугатында Җәлил һәм җәлилчеләр турында барган бәхәсләрнең дә очына чыгарга ярдәм итә.

Язманың төп герое Теләче районы Алан авылында яшәүче Барый Галиев. Ул совет-фин һәм икенче дөнья сугышында катнаша. 1941 елда Бахчасарай шәһәрендә алманнар кулына эләгә. 1943 елда татар, башкорт, чуаш, мари әсирләрен Идел-Урал легионына туплый башлыйлар. Барый Галиевны да легион әгъзасы булырга мәҗбүр итәләр.

Ветеран әйтүенчә, легионда Муса Җәлил җитәкчелегендә яшерен оешма булдырыла. Шагыйрь мәдәни эшләр өчен җаваплы була, Гомәров фамилиясе белән йөри.

“Алар төрле лагерьда булып, немецларга каршы көрәшү кирәклеген аңлатып, сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга туры килгән очракта, үзебезнең якка чыгу тактикасын аңлату эшләре алып бара. Җәлилчеләр, Барый абыйлар булган лагерьга килеп, кичләрен шигырьләр укып, концертлар куеп, агитация эшләре алып бара.

“Баштарак немецлар ул концертларны тыймады. Дөресен генә әйткәндә, алар аның ни икәнен аңламый иде. Соңрак безнең батальоннар партизаннар белән кушыла башлагач, җыелуны рөхсәт итми башладылар. Арада шпионнар да күбәйде, сатлыкҗаннар чыгыш вакытында агитацияләр үтүе хакында әләкләп барган. Җәлилчеләр үлемендә әнә шул Ватаныбызны саткан адәмнәрнең өлеше бик зур”, дип, әле дә нәфрәтләнеп искә ала Барый абый”, дип яза автор.

1944 елда Идел-Урал солдатлары француз партизаннарына кушыла. Галиев Җиңү көнен Франциядә каршылый. Орден-медальләр дә тагалар. Сугыш беткәч, илгә кайту мәсьәләсе килеп туа. Әмма 1947 елга кадәр Колымада утырып кайтырга туры килә. Эзәрлекләүләр моның белән генә тукталмый. Яңадан сорау алулар башлана. Аңа 1955 елда гына иреккә чыгарга насыйп була.

Урыс-татар каршылыгы спортта чагыла

Айзат Шәймәрдәнов “Урыс урыс-татар каршылыгы спортта” чагыла язмасында Татарстанның “Рубин” һәм Мәскәүнең “ЦСКА” футбол такымнары арасында булган уеннан соң пәрәвез сәхифәсендә килеп туган милли каршылык турында сөйли. Аның язуынча, урыслар татарларны мәсхәрәли, ә татарлар исә аларга аты-юлы белән каршы тора. Айзат Шәймәрдәнов татар белән урыс арасында килеп туган каршылыкның төп сәбәбе итеп Мәскәү дәүләтенең Казан ханлыгын яулап алуын күрсәтә.

9 май кирәкми!

“Сугыш кайтавазы озак яңгырар” сәхифәсендә басылган укучы хатлары арасында “9 май кирәкми!” язмасы күпләрдә каршылыклы фикерләр уятачак. Хатны Спас районы Көек авылыннан Кафия Мусина юллаган. Биредә Русиядә беркайчан да гаделлек булмады, дигән фикер әйтелә. Кафия Мусина әтиләре сугыштан исән кайткан балаларның өстен булуларын, хәзер ветераннарның 15 мең сум акча алуларына басым ясый. Әтиләре сугышта үлгән балаларга дәүләт акча түләргә тиеш, ди автор.

Кафия Мусина огктябрь бәйрәмен бетергән кебек Җиңү көнен дә бәйрәм итмәскә чакыра. Аның фикеренчә, бәйрәм үткәрәбез дип, түрәләр акча үзләштерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG