Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 16:02

Казан “Нәүрүз” төрки халыкларның театр фестивален дүртенче тапкыр кабул итте. Бу юлы Азәрбайҗан, Башкортстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таулы Алтай, Төркия, Хакасиядән иң яхшы иҗади төркемнәр катнашты.

Театраль Сабантуй - Татарстанның мәдәни тормышы өчен ел саен үтә торган үзгә бәйрәм. Быел исә бу чарага 5 июньдә төрки халыклар театрлары вәкилләре дә кушылды. “Нәүрүз”не оештыру мөдирлеге белдерүенчә, алар татар халкының барлык милли уен һәм ярышларында да катнашакан.

Башта мәйданда театрлар йөреше узды. Иң озакка сузылганы татарча көрәш булды. Көчле артистлар, төрле театр вәкилләре ҒIAT машинасы өчен бил алышты.

Кичке биштә башланган Сабантуй бәйрәменә кадәр төрле төбәкләр һәм илләрдән килгән иҗади төркемнәр көндезен спектакльләр дә куеп өлгерде. Әнкара дәүләт театры “Курку белмәс ятим бала”, “Читиген” Хакас музыка драма театры “Хөкем”, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры “Абай-бабай аланы”, Әлмәт Татар дәүләт драма теары “Оҗмах капкасы”, Чаллы Татар дәүләт драма театры “Бурлак” спектакльләрен Казанның төрле театр тамаша залларында күрсәтте.

Бауман урамындагы Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры бинасы көндезен шыгырым тулы иде. 5 се көнне төрекләр монда үзләренең икенче әсәрләрен – “Курку белмәс ятим бала”ны күрсәтте.

“Мин Илгиз Зарипов. Менә бу спектакльне карарга килдек. Безгә 2нче татар-төрек лицеенда төрек телен яхшы өйрәткәнгә бүген бу әсәрне колакчын кимичә генә тәрҗемәсез карыйбыз. Безне лицейда төрекчәгә төрекләр дә, әлеге телне яхшы белгән татарлар да укыта. Мин үзем 4 тел: татарча, урысча, төрекчә һәм инглизчә беләм”.

Илгиз Зарипов 9 нчы сыйныфка күчкән. Лицейда 5ләп төрек бар дип белдерә. Узган ел төрле сәбәпләр табып, янәсе виза тәртипләрен бозган дип, кире Төркиягә кайтарып җибәрелгән укытучыларын юксына ул.

Илсөяр Сәфиуллина
Тинчурин театры актрисасы Илсөяр Сәфиуллина “Нәүрүз”дә күрсәтелгән һәр әсәр Казанга ниндидер яңалык алып килде дип белдерә.

“Минем Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” әсәрен атап үтәсем килә. Аны Минзәлә театры күрсәтте. Ул вакытларда татарларның ни өчен Төркиягә күчеп китүе турында. Тукай бит үз вакытында “Китмибез” дип язса да, татар балаларына аларның ник киткәнлегенең асылын аңлау бик кирәк. Үткәннәрне дөрес аңлата торган ниндидер тәрбияви әсәр дип әйтәсем килә минем аны. Бу әсәрдә безнең халыкның үткәне дә, киләчәге дә – бөтенсе дә сакланган.

Төркиядән килгән тагын бер әсәрне карадым. Алар борынгы әсәр, дастанны алганнар. Аны хәзерге заман телендә укыганнар. Һәм шул вакыттагы төрки халыкның уен-көлкесен һәм үзләренең гореф-гадәтләрен дә югалтмаганнар”, ди Сәфиуллина.

Казандагы “Нәүрүз”гә Әнкара Дәүләт театры ике әсәр алып килгән иде. Бу театрның режиссеры Үлвия Караҗа сүзләренчә, алар үз илләрендә һәр ел саен 50-60 яңа әсәр куеп торалар икән. Төркиянең һәр зур 12 шәһәрендә 35 сәхнәбез бар дип белдерә ул.
Үлвия Карача


Дәүләттән бирелгән акча хисабына яшәгәнгә күрә, дөньядагы финанс кризисы аларга кагылмаган. Тамашачылар да кимемәде, дип белдерә Үлвия Караҗа.

Камал театры мөдире Шамил Закиров сүзләренчә (ул шулай ук әлеге фестивальнең дә мөдире), дөньяга финанс кыенлыклары килмәсә бу “Нәүрүз” театр бәйрәме 4 көнлек кенә булмыйча, озаккарак та сузылыр иде. Билгеле булганча, быелгы чарага теләгән барлык төрки театрлар да килә алмады. Казан “Нәүрүз”не дүртенче тапкыр кабул итте. Башка еллардан аермалы буларак анда курчак һәм урам театрлары да катнашты. Тик үз төрки телләрендә уйнаучы курчак театрлары бик аз – 3 кенә икән, ди Шамил Закиров.

XS
SM
MD
LG